Татарстанда полиция хезмәткәрләре полиграфия оешмасы эшчесен “синтетика” белән тоткан

Республикада “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” дигән наркотикаларга каршы акция дәвам итә.

Казанның полиция хезмәткәрләре бер тәүлек эчендә шәһәрдә яшәүче өч кешене наркотиклар белән тоткан. Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, иң элек полиграфия оешмасында эшләүче 29 яшьлек ир-ат полиция “кармагына” эләккән. Анда ярты граммнан кимрәк синтетик наркотик – PVP тапканнар.

Полиграфия эшчесенә карата “Наркотикларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз сатып алу, саклау, йөртү, җитештерү, эшкәртү” статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар.
Шул ук көнне полиция хезмәткәрләре «Mitsubishi” рулендәге 21 яшьлек егетне тоткарлаган. Анда 7,86 грамм гашиш табылган. Әлеге очрак буенча да җинаять эше кузгатылган.

Казанда яшәүче тагын бер ир-аттан 16 граммнан күбрәк марихуана һәм 1,7 грамм наркотик гөмбә алганнар. Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.


Фикер өстәү