Үзәк Банк төп ставканы 15 процентка җиткергән

Россия Банкы Директорлар советының чираттагы утырышында төп ставканы 15 процентка кадәр күтәргән. Бу хакта Үзәк Банк хәбәр итә.

“Россия Банкының Директорлар советы 2023 елның 27 октябрендә төп ставканы 2 пунктка күтәреп, 15 процентка җиткерү турында карар кабул итте”. – диелгән хәбәрдә.

“Агымдагы инфляция Россия Банкы көткәннән зуррак дәрәҗәдә булып чыкты. Эчке ихтыяҗ товарлар һәм хезмәтләр җитештерү мөмкинлегеннән артыграк дәрәҗәдә. Инфляция күрсәткеченең зур булуы көтелә. Кредит алу темпы югары дәрәҗәдә булып кала”, – дип аңлаткан бу хәлне банк.


Фикер өстәү