Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән 9 айлык эш йомгаклары буенча киңәшмә уздырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Очрашуда 2023 елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 3 нче квартал нәтиҗәләре Якын Көнчыгыштагы тотрыксыз геосәяси вәзгыять шартларында ясала. Бу дөньядагы финанс һәм товар-чимал базарларының үзгәрүчәнлеген арттырырга мөмкин.

«Быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча Urals сортлы нефтьнең уртача бәясе барреленә 59,5 доллар тәшкил итте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,3 тапкыр кимрәк. Әмма шул елның июленнән нефть бәясе арта башлый һәм барреле өчен 83 долларга җитә. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләвенчә, мондый динамика сакланырга тиеш дип уйларга нигез бар», — дип ассызыклады республика Рәисе.

Татарстанда нефть чыгару гыйнвардан сентябрьгә кадәр 26 млн 452 мең тонна тәшкил иткән. Кече нефть компанияләренә 5,3 млн тонна туры килә. Ел ахырына кадәр алар бу күрсәткечне 7 млн тоннага җиткерергә планлаштыралар.

«Нефтеконсорциум МНК» АҖ генераль директорның беренче урынбасары –  баш инженеры Олег Вышенский хәбәр иткәнчә, эксплуатация бораулау буенча хисап чорында кече компанияләр тарафыннан 163 мең метр тау токымнары борауланган, бу — еллык планның 75 проценты. 196 яңа скважина файдалануга тапшырылган. Компанияләр катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның заманча нәтиҗәле ысулларын уңышлы кулланалар, шуның хисабына 1 млн 164 мең тонна нефть чыгарылган.

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбарәкшин билгеләп үткәнчә, республикада 31 кече нефть компаниясенә карата контроль-күзәтчелек эшчәнлеге алып барыла, алар 305 куркыныч җитештерү объектын эксплуатацияли. 3 нче квартал нәтиҗәләре буенча Ростехнадзор белгечләре 14 планлы тикшерү үткәргән, алар барышында 193 хокук бозу очрагы ачыкланган. Алардан — проект, эксплуатация документациясе таләпләрен бозу; җайланмаларны, контроль-үлчәү приборларын ревизияләү, тикшерү һәм сынауларны вакытында үткәрмәү; техник җайланмаларның сәнәгать куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләренә туры килмәве; югары куркыныч эшләрен оештыру һәм үткәрү таләпләрен бозу; технологик җайланмаларны эксплуатацияләү таләпләрен бозу; сәнәгать куркынычсызлыгы экспертизаларын вакытында үткәрмәү һәм сыйфатсыз үткәрү.


Фикер өстәү