Татарстанда 23 яшьлек егет, тузан суырткычларны арендага алып, ломбардка тапшырган

Аферист кешеләргә 228 мең сумлык зыян салган.

Казанда 23 яшьлек егет мошенниклыкта гаепле дип танылган.

Судта билгеләнгәнчә, ул быел, февраль аеннан башлап, юа торган тузан суырткычлар һәм уен приставкаларын арендага бирү турында белдерүләр эзләгән (интернет аша). Ә инде техниканы кулга төшерүгә, шундук ломбардка йөгергән. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев мәгълүматларына таянып яза.

Шулай итеп, аферист техниканы арендага биреп торган кешеләргә барлыгы 228 мең сумлык зыян салган.
Суд мошенникны шартлы рәвештә 3.5 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Моннан тыш ул китерелгән зыянны капларга тиеш булачак.


Фикер өстәү