Татарстанда 40 яшьлек ир-ат сумка белән инвалид әнисен кыйнаган

Әлмәттә 40 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылган. Ул “Үтерү белән янау” һәм “Кыйнау” статьялары буенча гаепле дип танылган. Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев “Татар-информ” агентлыгына шулай дип белдергән.

Судта билгеләнгәнчә, ир-ат быел 9 гыйнварда бик нык эчеп алганнан соң 72 яшьлек әнисен – икенче группа инвалидны кыйнаган. Өлкән яшьтәге әнисенең башына авыр сумка белән берничә тапкыр суккач, буа башлаган, үтерү белән янаган.
И үзенең гаебен таныган. Суд аны 6 ай да 10 көнгә ирегеннән мәхрүм иткән.


Фикер өстәү