Татарстанда телевизор урлаган карак урамда аңын җуйган

Татарстанда Буа районында яшәүче 33 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарылган. Ул «Фатирга законсыз рәвештә үтеп кереп әйбер урлау» маддәсе буенча гаепле дип табылган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

Судта ачыкланганча, 2020 елның 10 августында әлеге ир-ат тәрәзәне ватып чит кеше өенә кергән һәм телевизор урлап чыккан. Шуннан соң качып китмәкче булган, әмма кулы һәм аягы ватык тәрәзә пыяласына киселү сәбәпле, күп кан югалту аркасында юлда аңын югалтып егылган.

Юлда аңсыз яткан ир-атны шул тирәдән үтеп барган кеше очраклы рәвештә күреп алган. Ул ашыгыч ярдәм чакырткан. Соңрак ир-ат кул-аякларын кайда кисүе хакында полиция хезмәткәрләренә сөйләп биргән.

Ул үз гаебен тулысынча таныган һәм телевизорны хуҗасына кайтарып биргән.

«Суд ир-атны ике ел да ике айга ирегеннән мәхрүм иткән. Ул катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза срогы үтәчәк», — дип искәртте Галиев.


Фикер өстәү