Татарстанда 25 яшьлек егет, дустын үтереп, корбанының машинасын һәм компьютерын урлаган

Әгерҗе районында, дустын үтереп, корбанының машинасын урлап китүдә гаепләнелүче 25 яшьлек егеткә карата хөкем карары чыгарылган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев мәгълүматларына таянып яза.

Җинаятьче узган елның 31 декабрендә көндез дустының машинасында утырганда, аның муенына пычак белән берничә тапкыр кадаган. Тегесе шундук җан тәслим кылган.

Шуннан соң вәхши һәлак булучының машинасын урлап китеп, аны Малай Пурга авылындагы бер урамда калдырып киткән. Корбанының мәетен исә урман полосасына яшергән. Соңыннан, дустының фатирына килеп, компьютерының система блогын (53,6 мең сумлык) урлаган һәм аны Ижевскидагы ломбардка тапшырган.

Суд җинаятьчене 11 ел да 5 айга каты режимдагы колониягә озаткан.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән әле.


Фикер өстәү