«Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлегендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе – урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге хокук бозуларга каршы көрәшү»

Татарстанда урманнар 17,5 процент мәйданны алып тора. Ел саен агачлар санын артыру өчен төрле чаралар уздырыла. Әмма шул ук вакытта урман байлыгына кызучылар, табигатькә зыян салучылар бар. Без бу хакта Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән сөйләштек.

– Равил Әфрәимович, Татарстанда урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау эше ни рәвешле бара?
– Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлегендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе – урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге хокук бозуларга каршы көрәшү. Республика территориясендә үскән урманнардан рациональ файдалану һәм аларны нәтиҗәле саклау өчен, министрлык федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыра һәм урманнарны саклый. 2023 ел башыннан Татарстан дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 25,8 меңнән артык патрульлек үткәрелде, административ хокук бозулар турында 260 беркетмә төзелде, 768,7 мең сумлык административ штрафлар салынды. Соңгы елларда хокук бозуларны профилактикалауга басым ясала. Әйтик, быел 4,7 мең профилактик чара үткәрелгән, шул исәптән 3,3 мең мәгълүмат җиткерелгән, 1,3 мең консультация, 43 мәҗбүри профилактик визит үткәрелгән, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 45 кисәтү белдерелгән.

– Республикада дәүләт урман инспекторлары күпме?
– Бүгенге көндә дәүләт урман инспекторларының саны 680 кешедән тора.

–Урман хуҗалыгы белгечләре үз эшендә нинди яңа җайланмалардан файдалана?
– Урманчылар фотога төшереп алучы җайланмалар (фотоловушка) һәм пилотсыз очу агрегатлары – квадракоптер кебек чараларны куллана. Фотога төшереп ала торган җайланмалар гадәттә рөхсәтсез чүплек урыннарында урнаштырыла.
Квадракоптерларга килгәндә, бездә алар 4әү. Берсе Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлегенә бирелде, тагын өчесе Бөгелмә, Зеленодольск урман хуҗалыклары һәм Урман-янгын үзәге белгечләренә тапшырылды. Дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлегенең квадракоптеры урман фонды территориясен тикшерә, урман законнарын бозу фактларын ачыклый, урман хуҗалыкларының квадрокоптерлары янгыннарны ачыклау һәм аларның мәйданын төгәлләү өчен дә кулланыла.

– Урманнарны законсыз кисүләргә бәйле хәл ничегрәк? Бу юнәлештә нинди контрольлек чаралары гамәлгә ашырыла? Мондый җинаятьләрне гадәттә кем кыла?
– Гомумән алганда, 2013–2023 елларда урманнарны законсыз кисү күрсәткечләре законсыз агач әзерләү күләменең кимүенә күрсәтә. Илебездә урманнар күбрәк булган төбәкләрдән аермалы буларак, Татарстанда агачларны сәнәгать масштабында кисү очраклары юк. Гражданнар тарафыннан агачларны законсыз кисү очраклары, нигездә, көнкүреш характерына ия, кешеләрнең урман законнарын белмәвенә, күп очракта корыган агачларны кисүгә бәйле. Мәсәлән, 2023 елның 9 аенда агач кисүнең 94 законсыз очрагы теркәлгән, законсыз әзерләнгән агач күләме – 329 куб. метр. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, урманнарны законсыз кисү очраклары – 32 процентка, күләме 12 процентка кимегән. Статистика мәгълүматларына караганда, гадәттә урманга якын җирдә яшәгән затлар агачларны законсыз кисү белән шөгыльләнә. Законсыз кисү урыннары ешрак торак пунктлардан 20 километрлы арада урнашкан була.
Агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча автоматлаштырылган бердәм дәүләт системасы законсыз агач әзерләүгә каршы көрәшүнең нәтиҗәле чарасы булып кала. Хәзер башка система – Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы кертелә башлады. 1 сентябрьдән әлеге системада Мәскәү, Ульяновск һәм Архангельск өлкәләре сынау режимында эшли. Ел ахырына кадәр системага – 63 субъект, 2024 елның беренче яртыеллыгыннан да соңга калмыйча бөтен Россия кушылачак. Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасында урманчылык турында мәгълүмат, агач, аның белән һәм аны эшкәртү продукциясе белән килешүләр, әзерләнгән агачны җыю пунктлары һәм урман эшкәртү объектлары турында мәгълүмат күрсәтеләчәк. Урман карталары, аналитик мәгълүмат һәм башка мәгълүматлар урын алачак.Шулай ук Татарстанда агач материалларын законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия дә эшли.

– Әлеге ведомствоара комиссия составында кайсы ведомстволарның вәкилләре бар? Утырышлар ничә тапкыр үткәрелә? Соңгы утырышта нинди мөһим мәсьәләләр каралды?

– Ведомствоара комиссия утырышлары кварталга бер тапкыр уздырыла. Аның составында Эчке эшләр органнары, салым һәм таможня хезмәтләре, Татарстанда һәм Ульяновск өлкәсендә Росимуществоның төбәкара территориаль идарәсе, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе вәкилләре бар. Моннан тыш, утырышлар Татар табигать саклау районара прокуратурасы һәм Казан районара табигать саклау прокуратурасы вәкилләре катнашында уза. Утырышларда гражданнар үз ихтыяҗлары өчен алган агачтан максатчан файдалануны контрольдә тоту, законсыз кисүләр белән бәйле вәзгыятьне анализлау, «Чыршы» кебек ведомствоара оператив-профилактик чараларны үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр карала.

– Законсыз агач кисеп тотылган кешеләрне нинди җәза көтә? Мондый очраклар турында кая хәбәр итәргә?
– Урман утыртмаларын законсыз кисү, аларга зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алу гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, законсыз агач кискән кеше урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, мондый зыян күләме киселгән агачның токымына һәм үскән урынына, РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 29 декабрендәге 1730 номерлы карарына ярашлы рәвештә исәпләп чыгарылган саклагыч урманнар категориясенә бәйле. Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында урманнарны саклау хезмәтенең 8-800-100-94-00 телефон номеры, шулай ук Татарстан Республикасы төбәк диспетчерлык хезмәтенең (843) 221-37-95 номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин


Фикер өстәү