Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Аноприенко Балык Бистәсе урманында агачлар утыртты

“Урманчы һөнәре – үз бурычларыңны үтәүне генә түгел, табигатьне эчкерсез яратуны да таләп итә торган бик мөһим һәм мактаулы һөнәр”. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко белән Балык Бистәсе районы Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында агач утыртканда, урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, шулай диде.

Моңа кадәр Хөкүмәт йортында Президент федераль агентлык җитәкчесе белән очрашты. Анда урман байлыкларыннан нәтиҗәле файдалану, урманнарны яңарту, урман хуҗалыкларының матди-техник базасын ныгыту, тармак өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралды.

Очрашудан соң Татарстан Президенты һәм  федераль агентлык җитәкчесе Балык Бистәсе районы Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында “Агач утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнашты. Кунакларны урман техникумы студентлары сәламләде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Аноприенко “Саба урман хуҗалыгы” үсемлекләрне үрчетү лабораториясе эшчәнлеге белән танышты, шулай ук урманнарда янгын сүндерү, агачлар утырту техникасын карады.

Сергей Аноприенко агач утырту акцияләрендә билгеле бер дәвамчанлыкның сакланып килүен, аерым алганда, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Хәтер бакчалары” (һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырту) акциясе уздырылуын искәртте. Аның әйтүенчә, 2011 елдан бирле Татарстанда бер генә урман янгыны да теркәлмәгән. Янгыннарга юл куймауга ирешү – урманчыларның гаять зур хезмәте, дип билгеләп үтте ул. Сергей Аноприенко шулай ук 2024 елга “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында урманнарда агачларны югалту һәм яңартуда 100 процентлы баланска ирешү бурычы куелганлыгын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, Татарстанда бу күрсәткечкә ирешелгән дә инде.

Сүз уңаеннан, Татарстан территориясенең 17 проценттан артыграгын урманнар биләп торуын, шуңа күрә урман хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирелүен искә төшерик.

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү