Урманда гаиләләр белән эшләү тәҗрибәсен кире кайтарырга җыеналар

Тиздән урман хуҗалыгында гаиләләре белән эшләүчеләр артырга мөмкин. Моңарчы да династияләп эшләүчеләр күп булган. Әмма дәүләт хезмәтендәге закон туганлык җепләре булмауны таләп итә. Урманчылар исә, элеккеге традицияне торгызып, законга үзгәрешләр кертмәкче. Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган.

Әлеге тәкъдимне Россия табигать ресурслары министрына да җиткергәннәр. Бу хакта Кукмара  районының Лубян бистәсендә Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты белән аның каршындагы эксперт советының уртак күчмә утырышында сөйләштеләр. Шулай ук биредә бакчачылыкка ярдәм итү, авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын арттыру турында республика законнары проектлары һәм «Татарстанда урманнарны саклау»  төбәк проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә дә тукталдылар.

– Элек урманда гаиләләр белән эшләү тәҗрибәсе бар иде. Без моны кире кайтарырга  кирәк дип уйлыйбыз. Урманчы һөнәре үз вазыйфаңны гына үтәү түгел, ул табигатькә хезмәт итү дә. Бу эшкә урманны яраткан кешеләр генә килә. Әгәр без киредән династияләп эшләүне кайтара алсак, кадрлар кытлыгы кимер иде, – дигән фикердә Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Утырышның Лубян урман-техник көлиятендә узуы да юкка түгел. Әлеге уку йорты урманчылар әзерли. Бүген биредә дүрт белгечлек буенча  320 студент белем ала. Көллиятнең йөз ел эшләү дәверендә 10 меңнән артык белгеч әзерләнгән.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев та Лубян белән горурлануын яшерми.

– Район өчен бу бистә аерым әһәмияткә ия, – ди ул. – Урман хуҗалыгы тармагы үзәкләренең берсе булганга, анда тормыш гөрләп бара. Лубян яңара һәм үсеш кичерә. Биредә төзекләндерү, юл төзелеше һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Утырышта депутатларга «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк, «Урманнарны саклау» федераль, «Экология» илкүләм проектын һәм республикада урман законнары нормаларын гамәлгә ашыру турында урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.

– Республика җирләренең 1 млн 269 мең гектар мәйданын урманнар тәшкил итә.  Бездә үскән агачларның уртача яше – 54 яшь. «Татарстанда урманнарны саклау» проектының төп максаты – 2024 елга урманнарны кисү һәм яңадан торгызуны тәңгәлләштерү. Күпме кисәбез, шуның кадәр утыртачакбыз, – диде ул.

Илгизәр Зарипов урманнарын саклау буенча башкарылган эшләргә дә тукталды. Урман янгыннары хакында да сөйләде. Республикада янгынга каршы тору өчен мөмкинлекләр җитәрлек, дип ышандырдылар. Июнь башыннан урманнарны кабат һавадан күзәтә башлаганнар.

Равил Кузюров урманга сакчыл караш таләп ителүен искәртте.

– Әгәр агачлар үсү өчен тиешле шартлар юк икән, урман үзен начар хис итә башлый. Авырулар күбәя, янгын куркынычсызлыгы туа. Урманның һәр почмагына урманчы кулы тияргә тиеш. Әлегә закон урмандагы агачларны кисүне тыя. Әмма без аңа үзгәрешләр кертүне сорадык. Кисеп торганда гына урман яңара, – ди ул.

Министр Дәүләт Советы депутатларына тармак эшчәнлеген законнар белән тәэмин итүдә һәрьяклы ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.

– Урманның торышы әйләнә-тирә мохитнең чисталыгына нык тәэсир итә. Шуңа күрә Татарстанда бу юнәлешкә зур игътибар бирелә. Бердәм республика урман фонды булдырыла. Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән безнең тармак үсештә. Шуңа да булганны саклап тотарга, кадерен белергә кирәк, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү