Нияз Тәҗмиев: «Урманга керсәм, бар борчуларым онытыла, яшисе килеп чыгам»

Үзенә тарта торган җир. Урманчылар әнә шулай дияргә ярата. Кайберләре, анда бер керсәң, чыгып булмый, дип тә өсти. Сере нидә соң? Ни өчен урманга тартылабыз? Дөрестән дә, урманның сәламәтлеккә йогынтысы зур. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, даими рәвештә урманга бару кешенең физик һәм психик халәтен яхшырта, иммунитетын күтәрә һәм стрессларны киметә. Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев тә: «Урманга керсәм, бар борчуларым онытыла, яшисе килеп чыгам», – ди. Үз эшен яратып башкара, урманчылыкта үскән һәр агачны таный ул.

– Безнең якларда урман җитәрлек. Корыган агачны кисеп, буш урынга яңасын утыртып торсаң, яшеллекне саклап була, – ди Нияз.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сүзләренчә, Татарстанда урманнар бүленеше тигез булмаган урыннар да бар. Әйтик, Нурлат районындагы урманнар мәйданы территориянең 40 процентыннан арта. Ә менә Чүпрәле һәм Чистай районнарында урманнар бөтенләй юк. Урман-агачлыклар мәйданын нибары 1 процентка гына арттыру өчен дә 65 мең гектарда яңа үсентеләр утыртырга кирәк. Моның өчен йөзләрчә ел узарга мөмкин. Ул бу хакта Казан дәүләт аграр университеты базасында Халыкара урманнар көненә багышланган очрашуда сөйләде.

– Республика территориясенең 17,5 процентын урманнар били. 2 проценттан артыграгын ышыклагыч агач полосалары алып тора. Шулай итеп, республика җирләренең барлыгы 19,6 процентын урман-агачлыклар тәшкил итә. Шуңа күрә урман фонды һәм башка категория җирләрендә сыйфатлы урман торгызу һәм урман үстерү эшләре министрлыкның бурычы булып  тора. 2019 елдан башлап урман фондында мондый эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысасында башкарыла, – диде ул. – Шунысы да бар: кешеләргә, уңайлы шартларда яшәр өчен, урман мәйданының  25 процент булуы кирәк. Хәзерге вакытта республикада бер кешегә уртача 30 сутый урман мәйданы туры килә. Ә илдә бу күрсәткеч 5,3 гектарга тигез.

Урманнарның роле бәяләп бетергесез. Аларның кислород чыганагы, агач материалы, техник, минераль чимал, азык-төлек чыганагы булуын һәркем дә белә, ләкин урманнар климат тотрыклылыгын тәэмин итә, туфракны – су һәм җил эрозиясеннән, елга-күлләрне ярлары ишелүдән саклаучы ролен дә үтиләр. Шуңа күрә республикада урманнарны саклау һәм арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

–  Бездә ел саен 30 миллионнан артык стандарт утырту материалы үстерелә, 5–6 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре уздырыла. «Хәтер бакчасы», «Урманны саклыйк» һәм «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акцияләре узып тора. Анда катнашкан һәр кешегә рәхмәт, – ди министр. – Урманчының эше күпкырлы. Бу – урманнарны саклау, яклау һәм үрчетү. Шуны да әйтәсем килә: урман байлыкларын саклау һәм арттыру бурычы тармак белгечләренә генә кагылмый. Киләчәкне кайгырту барыбыздан да тора. Шуңа да һәркем табигатьне саклауга үзеннән өлеш кертсә иде.

Министр билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстанда урман тармагын цифрлаштыруга аерым игътибар бирелде.

– Узган елда министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү проектының икенче этабы төгәлләнде. Барлыгы 13 хезмәт цифрлаштырылды. Моннан тыш, Татарстан территориясендә урман фонды җирләре турында мәгълүматлар базасын булдыру, пилотсыз очу аппаратлары сатып алу һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрне югары тизлекле интернетка тоташтыру буенча да эшләр алып барылды , – ди Равил Кузюров.

Урманчылар укучылар белән тыгыз элемтәдә. Мәктәп яны урманчылыкларына йөрүче укучыларның күбесе язмышын урманга бәйли. Очрашуда катнашкан Арча районының «Лесхоз урта мәктәбе»нең «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балаларның да күбесе үскәч кем буласын инде яхшы белә.

– Быел 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 6 бала Лубян урман-техник көллиятенә барырга теләк белдерде. Мәктәпне 4–5 бала тәмамласа да, шуның берсе барыбер урманчы һөнәрен сайлый, – ди 1969 елдан бирле эшләүче мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Фирая Гайнанова. Аның әйтүенчә, укучылар өчен бар мөмкинлек тудырылган. Янәшәдә генә урман үсә. Ул да, урманны яраткан кеше ансыз тора алмый, дигән фикердә.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү