Фронтовикларга үз вакытында тапшырылмыйча калган орденнарын тапшырдылар

Бүген – Геройлар көне алдыннан, фронтовикларга үз вакытында тапшырылмыйча калган орденнарын тапшыру булды. Семен Стародубцевның бүләген улы Николай кабул итеп алды. Гыйндулла Сәхиповның исә үзен зурладылар.

Әле күптән түгел генә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Сәхипов Гыйндулла Сәхипгәрәй улына Кызыл Йолдыз ордены һәм таныклык тапшырылды. 1920 елда Мөслим районы Баек авылында туган ул. 1941 елда Чиләбе өлкәсе Златоуст хәрби комиссариатыннан Кызыл армия сафларына чакырылып, 186 нчы миномет полкында миномет наводчигы булган.
1945 елның 1 маенда төнлә Эльба елгасы тирәсендә дошманның пехота батальоны өч танк һәм биш бронетранспортер ярдәмендә, безнең солдатларны елганың уң як ярына бәреп чыгару ниятеннән, һөҗүм ясый. Миномет командиры авыр яралана. Коралны коручы Сәхипов миномет янында дошман уты астында берүзе калып, көчле ут ача һәм дошманны чигенергә мәҗбүр итә, дип язылган бүләкләү кәгазендә.
1945 елның 6 маенда Нигерода авылы тирәсендә дошман оборонасын өзгәндә, минометыннан ут ачып, дошманның ике пулеметын, бер үзйөрешле орудиесен һәм автоматчылар взводын юк итә.
Гыйндулла Сәхиповны шушы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләү турындагы приказ 1945 елның 27 июнендә чыга. Әмма бүләк тапшырылмыйча кала. Моңа кадәр ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән була. 1946 елда демобилизацияләнә.


Кичә тагын бер бүләк үзенең иясен тапты. Әтисе – Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән сержант Стародубцев Семен Иванович бүләкләре – Кызыл Йолдыз һәм III дәрәҗә Дан орденнарының документлары геройның улы – Николай Стародубцевка тапшырылды.
Николай Семенович 1974 елда комсомол юлламасы белән Чаллы шәһәренә КамАЗ төзергә килгән. Машина йөртүче булып эшләгән, хәзер исә – лаеклы ялда.
Аның әтисе – өлкән сержант Семен Стародубцев 1914 елда Алтай краенда туган. 1941 елда сугышка алынып, 332 нче укчылар дивизиясендә взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт иткән.
1944 елның 21 ноябрендә Вента елгасын беренчеләрдән булып кичкән һәм взвод составында дошманны 4 тапкыр чигенергә мәҗбүр иткән. Үзе артыннан бөтен взводны ияртеп, һөҗүмгә ташланган. Бу сугышта өч гитлерчыны юк иткән, взвод командиры яралангач, аны алыштырган.
СССР Югары Советы Президиумы исеменнән, 1945 елның 23 гыйнварында Фрунзе исемендәге укчылар дивизиясе боерыгы нигезендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Аның ордены да тапшырылмыйча калган.
Тагын бер зур бүләк аңа 1945 елның 2 февралендә Муцениэки тирәсендәге һөҗүм вакытында зур батырлык күрсәтүе өчен бирелгән. Каты яраланган хәлдә взводына җитәкчелек итүен дәвам итеп, дошман траншеясына ташланган ул. Алдына куелган бурычны үтәгәннән соң гына сугыш кырыннан киткән. Әлеге батырлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумы исеменнән 1945 елның 18 февралендә Фрунзе исемендәге укчылар дивизиясе боерыгы нигезендә III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.
Семен Стародубцевның улы Николай сүзләренә караганда, әтисе исән чагында үзенә орденнар бирелергә тиешлеге турында еш искә алган, әмма моңа ышанучылар гына аз булган. «Имеш, булса, орденнарны тапшырган булырлар иде. Мин бу вакыйгалар белән кызыксына башладым. Шулай итеп, орденнар табылды», – дип сөйләде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз вакытында тапшырылмаган бүләкләрне – Кызыл Йолдыз орденнарын фронтовикларга тапшыру уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.
– Бүген, Геройлар көне алдыннан, республикада мөһим вакыйга булды. Татарстаннан сугыш ветераны Гыйндулла Сәхипгәрәй улы Сәхиповка Кызыл Йолдыз ордены тапшырылды. Ветеран 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Чын күңелдән аңа нык сәламәтлек телим! – диде Рөстәм Миңнеханов. – Тагын бер герой – Семен Иванович Стародубцев, кызганычка, бу көнне күрү бәхетенә ирешә алмады. Аның Кызыл Йолдыз һәм III дәрәҗә Дан орденнарын улы алды. Мин аларга батырлыклары өчен чиксез рәхмәтлемен.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, әле тагын ун бүләк геройларның туганнарына тапшырылырга тиеш.


Фикер өстәү