Украинадагы хәрби операциядә тагын бер Татарстан егете һәлак булган

Украинадагы махсус хәрби операциядә Чистай районында туган Семен Соловьев һәлак булган.

Кече сержант Семен Владимирович Соловьев 1983 елда Чистай районында туган. Ул 12676нчы хәрби частьтә, Кырым Республикасының Перевальное авылында 126нчы яр буе сагы аерым бригадасында хезмәт иткән. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Аның гаиләсенә бу хәбәрне хәрби-сәяси эш буенча бригада урынбасары, майор Р.Ф.Пушков җиткергән. Кече сержантның әти-әнисе Галактионово авылында яши. Хәрби комиссар Андрей Пичушкин һәм Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов мәрхүмнең гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

Семен Владимирович хәрби хезмәттә беренче контрактын – 2016 елның маенда, икенчесен 2019 елда 5 елга төзегән. Ул махсус операция вакытында үзенең хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Соңгы елларда Семен Соловьев гаиләсе белән Алушта шәһәрендә яшәгән, хатыны белән өч бала тәрбияләгән.

Семен Соловьевны Кырым Республикасының Феодосия шәһәрендә җирләячәкләр.


Фикер өстәү