Антальяда Россия һәм Украина тышкы эшләр министрлары очрашуы башланган

Төркиянең Анталья шәһәрендә Россия һәм Украина тышкы эшләр министрлары – Сергей Лавров белән Дмитрий Кулебаның очрашуы башланган. Арадашчы булып Төркия ягы тора. Әңгәмә дипломатик форум кысаларында алып барыла. Очрашу журналистлардан башка гына үткәрелә. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова үзенең Telegram-каналында язган.

Лавров белән Кулеба очрашуы – Донбасс республикаларын саклау йөзеннән башланып киткән махсус хәрби операция башланганнан бирле Россия һәм Украина тышкы эшләр министрларының беренче очрашуы әле. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков министрлар очрашуын сөйләшүләр процессының бик мөһим дәвамы булып торуын әйткән.


Фикер өстәү