Песков Украина белән сөйләшүләр ничек баруы турында сөйләде

Россия-Украина сөйләшүләре җиңел бармый. Әмма хәзер аларның алга таба да дәвам итүләре бик мөһим, дип сөйләде Белоруссия телеканалына интервьюда РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

«Без Украина сөйләшүчеләре белән килешкән урыннарны тоемларга тиеш, һәм иң мөһиме – сөйләшүләрнең алга таба да дәвам итүе. Истанбулда булса да, кайда булса да – дәвам итсен. Чөнки ахыр чиктә барысы да хәрби операция максатларына мөмкин кадәр тизрәк ирешүләрен һәм бу хәрби хәрәкәтләр туктатылуын тели. Бу тыныч сөйләшүләр юлы белән мөмкин. Алар җиңел генә бармасалар да», — диде ул.

Кремль вәкиле сүзләренчә, Киев Белоруссиядә очрашулар үткәрүдән баш тарткан: «Алар өчен бу ни өчендер уңайсызмы, әллә башка сәбәпләр бардыр».

Песков искәрткәнчә, Россиянең төп максатларының берсе — Донецк һәм Луганск халык республикаларын коткару, шулай ук аларның дәүләтчелеген конституцияләрдә теркәлгән 2014 ел чикләрендә торгызу.

Махсус операция 24 февральдә башланды, халык республикалары башлыклары Россиядән Украина агрессиясеннән яклауда ярдәм сорады. Россиялеләргә видеомөрәҗәгатьтә Президент Владимир Путин белдергәнчә, РФ Хәрби көчләренең төп максаты — Киев режимы ягыннан геноцидтан интегүче тыныч халыкны яклау.

 


Фикер өстәү