Президентның матбугат секретаре: Путинның Зеленский белән очрашуы өчен алшартлар юк

Россия һәм Украина президентлары – Владимир Путин һәм Владимир Зеленский очрашуы ике ил делегациясе бөтен өй эшен үтәгәннән соң гына уздырылырга мөмкин.

Әлегә Украина ягы “радар”ларда күренми. Бу хакта Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

“Югары дәрәҗәдәге очрашуга килгәндә, делегацияләр бөтен өй эшен үтәгән очракта гына президентлар Путин белән Зеленский арасында очрашу булырга мөмкин. Бу юк. Шуңа күрә Эрдоган әфәнде әйткән очрашуны үздыру өчен әлегә алшартлар күренми”, – дигән Песков, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның Путин белән Зеленский арасында сөйләшүләр оештыру тәкъдименә тукталып.
Кремль вәкиле әйтүенчә, хәзерге вакытта бернинди дә сөйләшүләр алып барылмый, чөнки Украина ягы “радар”ларда күренми.

Песков шулай ук Зеленскийның, Россия контрольлегендәге территорияләрдә референдумнар үткәрелгән очракта, Россия-Украина сөйләшүләре булмаячак, дигән белдерүенә дә җавап биргән. Моны ул, Мәскәү планы түгел, ә азат ителгән төбәкләрдә яшәүчеләр планы, дип искәрткән.

“Бу белдерү белән Зеленскийның кемнәргә – телгә алып үтелгән Украина гражданнарынамы, әллә инде Россия гражданнарынамы мөрәҗәгать итүен аңларга кирәк. Россия гражданнарына һәм җитәкчелегенә икән – дөрес адреска түгел. Үз гражданнарына мөрәҗәгать итәргә, ни өчен арада аның илендә яшәргә теләмәүчеләрнең бик күп булуын сорарга кирәк”, – дигән Россия Президенты матбугат секретаре.


Фикер өстәү