Дмитрий Песков: “Путин белән Эрдоган сөйләшүләре бик нәтиҗәле узды”

Россия һәм Төркия президентлары – Владимир Путин белән Рәҗәп Тайип Эрдоган сөйләшүләре бик нәтиҗәле узды. Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков ВГТРК журналисты Павел Зарубинга шулай дип белдергән. Җавапның видеосы журналистның телеграм-каналына урнаштырылган.

“Киң даирәдә сөйләшүләр барлык юнәлешләр буенча да бик нәтиҗәле узды. Министрлар, эш төркемнәре җитәкчеләре җентекле чыгышлар ясады”, – дигән Кремльнең рәсми вәкиле.

Песков әйтүенчә, Путин белән Эрдоган ике яклы мөнәсәбәтләргә тулы анализ ясаган. Хәзерге вакытта ике ил лидеры тар даирәдә аралашуны дәвм итә.

Дмитрий Песков “РИА Новости” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә очрашу йомгаклары буенча президентларның бернинди документка да кул куярга җыенмавын әйткән.

Исегезгә төшерәбез: бу минутларда Сочида ике дәүләт лидерының очрашуы үткәрелә. Владимир Путин очрашу башында якларның ашлык инициативасы мәсьәләсенең һәм Украина кризисына кагылышлы башка мәсьәләләрнең караячагын әйткән.


Фикер өстәү