Эрдоган Көнбатыш сәясәтчеләренең Путинга карата мөнәсәбәте турында: “Сәясәттә болай була алмый”

Төркия Президенты инануынча, Россия дәүләт башлыгы да аларга карата ашка-аш, ташка-таш дигән гыйбарәне истә тотып эш итә.

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган фикеренчә, Көнбатыш илләре сәясәтчеләренең Россия Президенты Владимир Путинга карата мөнәсәбәте бернинди киртәгә сыешмый. Бу хакта “РИА Новости” яза.

— Көнбатыш сәясәтчеләренең Путинга карата мөнәсәбәтен беләсез. Сәясәттә болай була алмый, – дип белдергән Президент.
Төркия лидеры инануынча, Россия дәүләт башлыгы да аларга карата ашка-аш, ташка-таш дигән гыйбарәне истә тотып эш итә.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган Сүриядәге хәлләрне җайга салу, Карабах тирәсендәге хәлләр, шулай ук ике яклы мөнәсәбәтләр буенча фикер алышкан. Сөйләшүләр Тәһранда Астана форматындагы саммитта үткәрелгән.


Фикер өстәү