Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны 70 яшьлеге белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга 70 яшьлек юбилее уңаеннан котлау телеграммасы юллады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«70 яшь тулу уңаеннан иң изге котлау сүзләрен кабул итегез. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телим», — ди республика җитәкчесе.

«Күпьеллык актив сәяси эшчәнлегегез, иң югары дәүләт вазифаларында нәтиҗәле эшегез белән сез туган илегездә зур абруй казандыгыз һәм Төркия халкы ирекле сайлаулар барышында сезнең җитәкчелектә яшәү һәм эшләү омтылышын күп тапкырлар раслады», — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов бәяләвенчә, «сәясәтченең күпкырлы хезмәте нәтиҗәләре Төркия дәүләте һәм җәмгыятенең төрле яклап динамик үсешендә ныклы нигез булды, алар Төркия Республикасына бүген дә социаль-икътисади тотрыклылыкны һәм халыкара йогынтыны сакларга, дөньяда көн тәртибендә торган иң актуаль бурычларны хәл итүдә актив катнашырга мөмкинлек бирә».

Рөстәм Миңнеханов Рәҗәп Тайип Эрдоганга «нык сәламәтлек һәм озак елларга җитәрлек оптимизм, масштаблы һәм җаваплы эшчәнлегендә уңышлар, Төркия халкы һәм гомум дөнья иминлеге хакына барлык ниятләренең гамәлгә ашуын» теләде.

«Әлеге мөмкинлектән файдаланып, сезгә олы хөрмәтемне белдерәм һәм Россия белән Төркия арасындагы стратегик мөнәсәбәтләр кысаларында Татарстан-Төркия хезмәттәшлеген үстерү эшендә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт әйтәм», — дип өстәде ТР Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме рәисе.

 


Фикер өстәү