Мишустин: Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә төбәкләргә 12млрд сум бүленәчәк

Россия Хөкүмәте торак-коммуналь хуҗалык инфраструктураларын яңартуга тотар өчен төбәкләргә 12 миллиард сум бүлеп бирә. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин әйткән.

«Акча инженерия челтәрләрен яңартуга, котельныйлар, чистарту корылмаларын ремонталауга, халыкны сыйфатлы хезмәтләр белән тәэмин итү өчен, аларны төзекләндерүгә тотылачак», – дигән сәясәтче.

Ул йортлардагы су чисталыгы һәм җылылык кешеләрнең уңайлы тормышына бик тәэсир итә, дигән.

Михаил Мишустин сөйләгәнчә, «инфраструктура менюсын» тормышка ашыру вакытында төбәкләрдә ел саен торак-коммуналь хуҗалык объектларын гына түгел, ә балалар бакчаларын, мәктәпләрне төзекләндерәләр һәм эшләтеп җибәрәләр, юлларны төзекләндерәләр һәм җәмәгать транспортын яңарталар.

 


Фикер өстәү