Язга фаразлар. Су эчендә калмабызмы?

Яз башланырга санаулы көннәр калып бара. Суыктан һәм бураннардан арыган күңел җылы көннәрне көтсә дә, кар көртләренең биеклеге тагын борчуга сала. Су эчендә калмабызмы? Яз ашыгып киләме, киресенчәме?

Һава торышы. Татарстан Гидрометеоүзәге синоптиклары хәбәр итүенчә, чәршәмбегә кадәр көннәр болытлы торачак, явым-төшем көтелми. Һава температурасына килгәндә, 27 һәм 28 февральдә көндез нибары –1…–3 градус булачак. Төнгә суыта: синоптиклар –18…–21 градус булыр дип фаразлый.

Пәнҗешәмбе, 29 февральдән тагын да җылыта. Көндез –4 градус булса, төнлә терекөмеш баганасы нульгә кадәр күрсәтергә мөмкин. Атна ахырында татарстанлыларны җепшек кар, урыны белән боз явачак дип кисәтәләр. Һава температурасы –1…+3 градусны тәшкил итәчәк. Төнлә һәм иртәнге якта томан көтелә.

Фараз. Быелгы язны күпләр сагаеп, хәтта куркып та көтәдер. Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров, яз үз җаена килеп, карлар да үз көенә эрер, дип тынычландыра.

– Су басар дип уйламыйм. Елдагыча, елга кырыйларында урнашкан авылларда булыр инде ул. Җирдә туң юк, яз җайлап кына, кар суларын сеңдереп кенә килер. Аннан соң, төнгә суыта бит. Әле 19 мартка кадәр «хут» суыклары булыр дип уйлыйм. Сынамышларга караганда, мартның егермесенә кадәр 20–25 градус салкыннар торса, җәй эссе киләчәк. Җепшек булса, җәй, киресенчә, салкын көтелә. Кайбер елларда, «хут» суыклары булмагач, җәй салкын була торган иде, – дип сөйләде ул безгә.

Россия метеорологлары белдерүенчә, быел язгы уртача температура чагыштырмача югарырак булачак. Бу исә тереклекнең иртәрәк уянуына китерәчәк. Моннан тыш, белгечләр язның коры киләчәген дә фаразлый. Россиянең кайбер төбәкләрендә явым-төшеп күп, ә кайберләрендә бөтенләй дә булмаска мөмкин.

Сүз уңаеннан, бу көннәрдә сәламәтлектән зарланучылар кисәк артты. Күпләр кан басымындагы кискен үзгәрешләрдән зарлана. Баксаң, 23 февральдә кояшта соңгы 7 ел эчендә булмаган көчле шартлау теркәлгән. Җиргә исә ул көчле магнит давыллары рәвешендә килеп җиткән. «Фобос» үзәге белгече Евгений Тишковец аңлатуынча, алар хроник авырулары булган кешеләргә аеруча йогынты ясый. «Бу көннәрдә стресска бирешмәскә, физик активлыкны чикләргә, туклануны көйләргә киңәш ителә», – ди белгеч.

 

Яз башына сынамышлар

– Март башы көн кояшлы булса, яшелчә уңа.

– Мартның әүвәлге шимбәсендә кар яуса, чикләвек һәм карабодай уңар.

– Мартның берендә көн аяз булса, яз аяз килер.

– Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

– Марттагы кар бакча җимешенә бик ярар.

 


Фикер өстәү