Татарстан юлларын төзекләндерүгә 170 миллиард сум акча сарыф ителәчәк

Быел республикада юллар төзү һәм төзекләндерүгә 170 миллиард сум акча сарыф ителәчәк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Министр сүзләренә караганда, ел дәвамында республикада барлыгы 52,5 чакрым юл төзергә, 610,3 чакрым юлны төзекләндерергә җыеналар.

Моннан тыш Татарстанда 597 метр озынлыктагы 12 күперне реконструкцияләү һәм гомуми озынлыгы 1 чакрымнан арткан тагын 15 күперне төзекләндерү планга кертелгән. Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, юл төзү, төзекләндерү өчен тотылачак акчаның 21,2 миллиард сумы республика программасы буенча бүлеп бирелгән. «Юллар төзекләндерүгә – 9,4 миллиард сумнан артык, аларны карап тотуга 6 миллиард сум акча сарыф ителәчәк. «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проектын тормышка ашыру максатында 6,7 миллиард сум акча каралган», – дип ачыклык кертте министр.

Республика юлларын төзү, төзекләндерү максатында сарыф ителәчәк акчаның 10,4 миллиард сумы федераль казнадан бүленгән. Әлеге акчага 12,8 чакрым озынлыктагы Горький шоссесын төзекләндерергә, «Салават Күпере» микрорайонына керү юлындагы Осиновская урамын тәртипкә китерергә, Вознесение трактының 3,8 чакрымлы беренче өлешен төзергә җыеналар. Хәтерләсәгез, Вознесение тракты узган елның август ахырында төзелә башлады. Аның беренче өлеше башкаланың Гвардейская урамы белән Җиңү проспектын тоташтырачак.

«2023 елда Вознесение тракты М7 трассасына чыгар дип планлаштырабыз. Шул рәвешле Казанга керү юллары, Мамадыш тракты белән Космонавтлар урамы да бераз бушаячак», – дип өметләндерә министр. Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов әйтүенчә, бу эштә җир сатып алу мәсьәләсендә кыенлыклар бар. «Быелга планлаштырган эшнең ни дәрәҗәдә башкарылачагы әнә шуңа бәйле», – дип ачыклык кертте ул.

Быелга планлаштырылган тагын бер зур эш – М12 трассасы төзелешен дәвам итү. Моның өчен 100 миллиард сумнан артык акча бүленгән. Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, әлеге трассаның Татарстан аша узучы өлешләрен төзү эше график буенча бара. «Трассаның җиденче этабында юлның 90 проценты түшәлгән булса, сигезенче этабында Идел аша күпер салыначак. Аның озынлыгы 3,6 чакрымнан артачак. Бүген биредә металл конструкцияләр җыела», – дип ачыклык кертте ул.

Юллардагы куркынычсызлык мәсьәләсенә дә игътибар кимемәячәк, дип ышандыралар. Узган ел республика юлларында теркәлгән һәлакәтләргә анализ ясагач, Татарстан юлларында 167 куркыныч участок барлыгы ачыкланган. «Кызганыч, ел башыннан республика юлларында 85 кешенең гомере өзелде. Шуларның 22се – җәяүле. Шуңа күрә алдагы елларда юллардагы үлем-китем очракларын киметүгә зур игътибар биреләчәк», – диде Фәрит Хәнифов. Бу максатта 13 юл участогында тротуарлар төзү, 7 мең чакрым юлга юл тамгасы төшерү планлаштырыла. Моннан тыш республиканың 32 районында юлларны яктырту да планлаштырыла. 30 районда юлларда ясалма тигезсезлек пәйда булачак.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү