Саклар һәм сакланыр чак

Узган атнада Татарстанда балага арка миен күчертеп утырту буенча беренче уникаль операция ясала башлаган. Республикада 15 медицина хезмәткәре өлешчә мобилизациягә эләккән. Татарстанда районнарга йөри торган тагын бер күчмә сырхауханә машинасы булачак. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашында Хөкүмәт йортында узган брифингта яңгыраган иң төп яңалыкларның берничәсе болар.

Илкүләм проектлар

Татарстанда «Сәламәтлек» илкүләм проектын тормышка ашыру өчен 4,2 миллиард сум акча сарыф ителгән. Бу акчаның яртысыннан артыгы (60 процент) беренчел звено тармагын яңартуга тотылган. Аның кысасында быел республикада 34 сәламәтлек саклау объекты төзелгән, 15е төзекләндерелгән, 22 транспорт чарасы сатып алынган.

Гомер озынлыгын арттырып, үлем-китем очракларын киметергә кирәк. Министр якын киләчәккә билгеләнгән иң төп бурычларның берсе дип шуны атый. Быелның ун ае нәтиҗәләреннән аңлашылганча, Татарстанда уртача гомер озынлыгы 73,8 яшь тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе төбәкләре арасында беренче урынга ук чыккан.

Бер ел эчендә республикада үлем-китем очраклары кимегән. Бүген Татарстанда бер мең кешегә 11,6 үлем очрагы туры килә. Узган ел бу сан 15,5 очракны тәшкил иткән. «Монда коронавирус та зур роль уйнады. Бүген төп максат – Татарстанда үлем-китем очракларын 2019 елгы дәрәҗәгә төшерү. Ул чакта республикада бер мең кешегә 11,0 үлем очрагы туры килә иде. Бу – күпьеллык күзәтүләр тарихындагы иң түбән күрсәткеч», – ди Марат Садыйков.

Мобилизация

Сентябрь азагында Россиядә игълан ителгән өлешчә мобилизация сәламәтлек саклау тармагын да читләп үтмәде. Марат Садыйков сүзләренә караганда, Татарстанда 15 медицина хезмәткәре өлешчә мобилизациягә эләккән. Аларның бер өлеше алдынгы сафларда хезмәт куя, икенчеләре хәрби госпитальләрдә эшли.

– Мобилизация сәламәтлек саклау тармагындагы кадрлар мәсьәләсенә зыян салмады. Табибларга кытлык юк. Татарстан табиблары, җирле халыкка ярдәм итү өчен, Донецк һәм Луганск халык республикаларына да даими рәвештә барып тора, – дип искәртте министр.

Марат Садыйков сүзләренә караганда, табиблар арасында үз теләге белән махсус операциягә китүчеләр дә байтак. Министр аларның төгәл санын атый алмаса да, мобилизациягә эләккән егетләр белән дә, анда үз теләге белән киткән белгечләр белән дә элемтәдә торуларын әйтте.

Чикләүләр

Россиягә каршы кертелгән чикләүләр Татарстанның сәламәтлек саклау тармагына тискәре йогынты ясамаган. Әмма министр киләсе елда бу юнәлештә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин дип фаразлый.

– Февраль аендагы вакыйгалардан соң кыенлыклар килеп чыгар дип уйлаган идек. Үзегез дә хәтерлисездер, ул чорда даруханәләрдә кайбер препаратларга кытлык та булды. Әмма бу кытлык дарулар кайтарту белән кыенлыклар булу аркасында түгел, халыкның кирәксә-кирәкмәсә дару җыюы аркасында килеп чыкты. Импортлы җиһазлар белән дә кыенлыклар килеп чыкмады. Тик киләсе елда бу юнәлештә проблемалар килеп чыгарга мөмкин, – дип фаразлый министр.

Марат Садыйков бу урында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың күрсәтмәсен дә искә алды. Хәтерләсәгез, төбәкләргә ким дигәндә дүрт айга җитәрлек дару запасы булдырырга кушкан иде ул. Мурашко моны чит илдән дару керткәндә тоткарлыклар булу белән аңлатты.

– Даруларга гына түгел, медицина җиһазларына да кагыла бу. Бүген без аларны кайтартуның башка юлларын да таптык. Бүген аларның күп өлеше Кытай белән Төркиядән кертелә. Республика компьютер томографиясе уздыру өчен кирәкле, Кытайда җитештерелгән югары технологияле җиһаз кайтарту мөмкинлеген биргән бәйгедә җиңде. Бу җиһазлар ел дәвамында эшли инде. Аларны кулланганда бернинди җитешсезлек, авырлыклар белән дә очрашмадык. Алар Европада җитештерелгән җиһазларга караганда да яхшырак эшли дип әйтә алам, – ди министр.

Күчмә сырхауханә

Татарстанда районнарга йөри торган тагын бер күчмә сырхауханә комплексы пәйда булачак. Министр сүзләренә караганда, район, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр каладан килгән мондый тәгәрмәчле сырхауханәләрне көтеп ала. Ел башыннан бирле алар 24 районда яшәүче 25 мең кешегә хезмәт күрсәткәннәр. Әлеге төр тикшеренү барышында 3 мең кешедә беренче тапкыр авыру табылган.

– Әлеге төр медицина ярдәме 2019 елдан бирле гамәлдә. Якын арада тагын бер күчмә комплекс сатып алыначак. Шул рәвешле районнарга барлыгы биш күчмә сырхауханә машинасы йөриячәк. Алар район җитәкчелеге һәм район хастаханәсе баш табиблары белән килештерелгән график буенча киләчәк, – дип ачыклык кертте министр.

Уникаль операция

Узган атнада республикада тагын бер уникаль операция ясауга керешкәннәр. Республика клиник балалар хастаханәсе базасында эшләүче Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә арка миен күчереп утырту буенча беренче катлаулы операция ясалган. Әлеге үзәк узган елның июнендә ачылган иде.

– Узган атнада без балага арка миен күчереп утыртудан гыйбарәт булган катлаулы операция ясый башладык. Республиканың сәламәтлек саклау тармагы тарихында беренче очрак бу. Без Дмитрий Рогачев исемендәге балалар гематологиясе, онкология һәм иммунология тикшеренү үзәге белән берлектә эшлибез. Трансплантация уңышлы узар дип ышанам, – диде министр.

Марат Садыйков сүзләреннән аңлашылганча, бавыр, бөер һәм йөрәк күчереп утыртудан аермалы буларак, арка миен күчереп утырту  бер көндә генә башкарыла торган операция түгел. Аның өчен шактый вакыт таләп ителә. «Бу юнәлештә үз урыныбызны табып, федераль үзәк белән бергәләп эшләрбез дип уйлыйм», – диде министр.

Бала тудыру йортлары

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Спас Үзәк район хастаханәсендә эшләп килгән бала тудыру йортының ни сәбәпле ябылуын да аңлатты. Марат Садыйков сүзләренә караганда, бала тудыру йортын ябу-япмау мәсьәләсе хәл ителгәндә, иң элек биредә елына күпме бала тууга игътибар итәләр.

– Спас буенча төгәл әйтә алмыйм. Әмма елына якынча 80ләп бала тудыру очрагы гына теркәлә икән, бу инде дөрес түгел. Монда акушер-гинекологның һөнәри осталыгы да, квалификация мәсьәләсе дә зур роль уйный. Аннары хәзер бөтен ил күләмендә кечкенә җирлекләрдәге бала тудыру йортларын ябу күзәтелә. Биредә эш күләме җитәрлек дәрәҗәдә булмауга да игътибар итәләр. Кызганыч, андый бала тудыру йортларында аналар арасында үлем-китем очраклары да күзәтелә. Кайбер төбәкләрдә андый бала тудыру йортлары ябылды инде. Аларга икенчел дәрәҗәдәге, ягъни районара бала тудыру йортлары алмашка килде, – диде Марат Садыйков.

Министр сүзләренчә, аз куәтле балалар тудыру йортларын  калдыру яки башка төрле итеп үзгәртү күздә тотыла. Әлегә төгәл хәл ителмәгән. «Авыр хәлләр килеп чыкмасын өчен, хатын-кызлар консультациясе бөтенләй башка дәрәҗәдә төзелергә тиеш. Катлаулы очракларга, өзлегүләргә юлыккан хатын-кызлар иң югары яки өченче дәрәҗәдәге бала тудыру йортларында дәваланырга тиеш», – диде Марат Садыйков.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү