Татарстанның сәламәтлек саклау министры маймыл чәчәге вирусы турында: «Татарларга тимәс!»

Һәрбер тармактагы кебек үк, сәламәтлек саклау юнәлешендә дә мәңгелек сораулар бар. Ул да булса – белгечләр мәсьәләсе һәм төзекләндерү эше. Икесен дә төрле программалар ярдәмендә чишәргә тырышалар. Соңгы елларда нәтиҗәсе күзгә күренә кебек.

Хөкүмәт йортында Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын заманчалаштыру төбәк программасын тормышка ашыру турында сөйләделәр. Кайда яңа бина сафка баса, кайда нинди белгеч җитми, табибларны ничек кызыксындыралар – брифингта катнашучылар шул сорауларга җавап бирде.

– Республикада икенче ел рәттән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту программасы тормышка ашырыла. Ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысасындагы бер юнәлеш булып тора. Төбәк программасына Сәламәтлек саклау тармагы карамагында булган беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче барлык медицина оешмалары (аларның саны – 83. – Авт.) да кертелде, – диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Узган ел бу юнәлеш буенча шактый эш башкарылган. Әйтик, 2021 елда 12 яңа медицина корылмасы сафка баскан, 27се төзекләндерелгән. Татарстанның 43 районында яшәүче кешеләр өчен хәзер медицина ярдәмен алу күпкә уңайлырак һәм җиңелрәк дигән сүз инде бу. Программаны тормышка ашыру өчен 2,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шуның өчтән бере яңа корылмалар төзүгә, тагын шул чама акча машина сатып алуга тотылган.

Узган ел медицина җиһазларын яңарту юнәлешендә дә эш алып барылган. Моның өчен 223,4 млн сум акча бирелгән.

2022 елда да программаның бурыч-максатлары үзгәрешсез кала. Яңарту көткән биналар да, җиһазлар аз түгел. Быел тармакның беренчел звеносына матди ярдәм күләме 2,4 млрд сум булачак икән.

Марат Садыйков әйтүенчә, 34 яңа корылма сафка басачак, 15ен төзекләндерү ниятләнә. Тагын 17 берәмлек транспорт сатып алыначак. Шушы акча медицина җиһазы сатып алуга да тотылачак.

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе мәйданында югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү корпусы төзеләчәк. Биредә трансплантология (органнарны күчереп утырту) бүлеге дә булачак.

– Трансплантология өлкәсе  республикада уңышлы үсә. 2017–2018 елларда без бер пациентка бавыр күчереп утырттык. Былтыр исә – 28, быел 30 авыруга шундый операция ясарга ниятлибез, – диде Марат Садыйков. Яңа үзәк бөтен Идел буе округы өчен трансплантация юнәлешендә бердәм ярдәм күрсәтү урыны булачак дигән килешүләре дә бар. Әле проектның күпмегә төшәсе, нинди чыгымнар таләп ителәсе билгеле түгел икән.

Тик менә «Салават күпере» микрорайонында яшәүчеләргә быел бәхет елмаймас шул. Сырхауханә төзелешен биредә кабат кичектерәчәкләр. “2022 елда төзелеш эшләрен башларбыз дип уйлаган идек. Тик аны 2023 елга күчерерлек сәбәпләр барлыкка килде”, – дип аңлатты Марат Садыйков.

Бер елга – 7,5 млрд сум. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сүзләренчә, быел төрле федераль, республика программалары һәм программадан тыш чаралар буенча Татарстанда сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм ремонтлау эшенә шулкадәр акча юнәлдереләчәк.  Шунысы да куандыра: төзелеш программалары үзгәреш кичермәячәк. Ягъни төрле санкцияләр аларның бюджетына кагылмаячак. “Планда каралган барлык корылмалар үз вакытында һәм тиешле сыйфатта башкарылып, файдалануга тапшырылачагында шик юк”, – дип ышандырды министр.

Марат Садыйков та үз юнәлеше өчен тыныч. Чикләүләр кыйммәтле медицина җиһазларының бәясенә йогынты ясамаган.

– Кыйммәтле җиһазлар дигәндә компьютер томографы, ангиограф, онкологик диспансерлар өчен җиһазларны күздә тотабыз. Россиягә карата алып барылган санкция сугышы аларның бәяләренә тәэсир итмәде. 2021 елгы бәяләр калды. Аларны кайтарту буенча сораулар туарга мөмкин. Без Россия белән дус илләр – Төркия, Казахстан, Әрмәнстан һәм башка илләр белән бу сорауга ачыклык кертергә тырышабыз, – диде тармак министры.

Яңарыш медицина белгечләрен әзерләүче уку йортларына да кагылачак. Марат Садыйков әйтүенчә, тармак медицина училищелары һәм көллиятләрен, тулай торакларны заманчалаштыру буенча программа әзерли. «Берничә дистә ел дәвамында үзгәреш булмаган иде. Чыгарылыш укучыларына хәзер таләпләр дә башка бит», – дип аңлатты Марат Садыйков.

Сүз уңаеннан, белгечләрне кайтару ысуллары да шул ук кала: максатчан укыту, фатир белән тәэмин итү, грант, акчалата кызыктыру.

Очрашкан шәпкә, журналистлар сәламәтлек саклау тармагы өчен җавап биргән министрдан дөньяда таралу алган яңа вирус – маймыл чәчәге авыруы турында да сорамый калмады, билгеле. Вазгыятьне ничегрәк бәяли ул? Марат Садыйков та алдан фаразларга иртәрәк, көтәргә кирәк, дип кисәтеп куйды.

– Мин Вольф Мессинг түгел. Фараз кыла алмыйм. Әмма вазгыять борчый торган:  вирус Европа илләрендә ачыкланды, динамика арта. Без, бу чирнең Россиягә килеп керүен булдырмас өчен, Роспотребнадзор белән бердәм эш алып барабыз. Белгечләр үз эшен эшли, – диде Марат Садыйков. – Бу чирдән үлү күрсәткече 1–11 процентны тәшкил итә. Зур күрсәткеч инде. Йогышлы авырулар буенча эшләүче белгечләргә махсус күрсәтмә бирелде. Аларга чир йоктыруны булдырмау һәм булган очракта дәвалау буенча программа әзерләргә кушылды.

Шулай да яхшыга өметләнү дигәне бар бит әле халыкта. Марат Садыйков та:

– Күптән түгел Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та бу җәһәттән «татарларга тимәс» дип шаяртты, – дип өметләндереп куйды. Кем әйтмешли, авызына бал да май.

Сан

«Авыл табибы» программасы кысасында 2012 елдан башлап авылларга 868 табиб һәм урта медицина хезмәткәре җәлеп ителгән. 2022 елда 104 белгеч кайтырга тиеш.

Табиблар белән тәэмин ителеш 10 мең кешегә – 35,8 хезмәкткәр (2021 елда).

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысасында быел ил буенча беренче фельдшер-акушерлык пункты Татарстанда — Лениногорск районының Тимәш авылында ачылачак. Бина иске медпункт урынына төзелгән. Төзекләндерү өчен тотылган сумма күләме – 8190,36 мең сум. Яңа бина барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Фельдшер-акушерлык пункты 793 кешегә медицина ярдәменнән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. 2022 елда шушы ук программа буенча республикада 29 фельдшер-акушерлык пункты ачылачак.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү