Сиңа да, миңа да. Илкүләм проектлар беркемне дә урап узмаячак

Мәктәп ачыла икән, аның файдасын бала да, ата-ана да күрергә тиеш. Юл түшәлсә, машинага гына түгел, кешегә дә уңайлы булсын. Гаиләдә бала туа икән, яхшы тәрбия бирерлек бакчасын да ерактан эзләрлек булмасын. Татарстанда «Демография», «Мәгариф», «Имин һәм сыйфатлы юл», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектлары ничек үтәлә? Уңай үзгәрешләр турында журналистларга сөйләделәр.

«Демография»

«Иң яхшысы – балаларга» дигән сүзләрнең асылын Казанның Киров районында урнашкан «ЯСам» балалар бакчасында яхшы беләләр. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү бинасы «Демография» илкүләм проекты кысасында төзелеп, 2021 елның мартында кулланылышка тапшырылган иде. Биредә 1,5–7 яшь аралыгындагы 300дән артык бала шөгыльләнә. Балалар бакчасы күптелле белем бирү юнәлешендә эшли. Сабыйлар татар, рус һәм инглиз телләрендә шөгыльләнә. Шунысы да игътибарны җәлеп итә: бу бакчада мөмкинлекләре чикле нәниләр белән шөгыльләнә торган аерым төркемнәр дә бар.

Быел да балалар өчен өр-яңа биналар сафка басарга тиеш. Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, «Демография» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектлары кысасында 16 балалар бакчасы төзеләчәк. Моның өчен 2 млрд сум күләмендә федераль ярдәмгә өметләнәләр. 1,8 млрд сумны республика кушачак.

«Мәгариф»

Гади генә түгел, супер-лицей бу. Казанның Нәҗип Җиһанов урамы, 4 нче  йорт адресы буенча сафка баскан 187 нче номерлы «РИТМ» белем бирү йортын ата-аналар шушы сүзләр белән тасвирлый. Ул илкүләм проект кысасында 2020 елда ачылган иде. Сүз уңаеннан, башкалада шундый 6 мәктәп эшли. Күпрофильле белем йортының мөмкинлекләре белән «Сириус» үзәге җитәкчесе, Бөтенроссия халык фронты рәистәше Елена Шмелева да танышты. Экскурсиядән соң ул лицей укучыларына ачык дәрес тә үткәрде. Балалар аннан «Сириус» үзәгенең мөмкинлекләре, нинди юнәлешләр буенча укыту алып барылуы, белем бирүче укытучылар турында кызыксынды.

Журналистлар белән аралашу вакытында, Елена Шмелева «Мәгариф» илкүләм проектының әһәмиятле бурыч башкаруын әйтте.

– Бу проект төбәкләрне һәм төрле торак пунктларны сыйфатлы белем алу мөмкинлеге белән тәэмин итү һәм тигезләүгә юнәлдерелгән. Моңа «Сириус» үрнәгендәге үзәкләрнең эше юнәлгән дә инде, – диде ул. – 187 нче лицейның күппрофильле булуы хәзерге заманның актуаль ихтыяҗын ассызыклый. Һәр бала сәләтле. Аның бу сәләтен ачу өчен, аны күрергә һәм булышырга кирәк. «Бердәм Россия», «Мәгариф» илкүләм проекты өчен җаваплы буларак, яңа мәктәпләр төзегәндә шуны исәптә тота. Кайда яшәвенә, гаилә кеременең күләменә карамастан, һәр бала өчен тигез мөмкинлекләр булдыру кирәк.

Елена Шмелева әйтүенчә, ил күләмендә бердәм белем бирү мохитен булдыруга бәйле зур бурыч тора. Казан – шундый мохитнең бер үрнәге булуына басым ясады ул. «Казандагы бер мисал белән танышуыбыз бу үрнәкнең дөрес һәм нәтиҗә бирә торган булуын күрсәтте», – диде кунак.

Сүз уңаеннан, бер ел эчендә Татарстанда 9 яңа мәктәп сафка баскан. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова әйтүенчә, 3 мәктәп – «Мәгариф» илкүләм проекты кысасында төзелгән. Республика акчасына тагын 6 мәктәп кулланылышка тапшырылган. «Бер уку елы өчен зур сан бу», – дип искәртте Татьяна Ларионова.

«Имин һәм сыйфатлы юл»

Ике ел эчендә 32 меңнән артык чакрым юл. «Имин һәм сыйфатлы юл» проектының хәзерге нәтиҗәләре шундый. Быел республикада аның кысасында 217,8 чакрым автомобиль юлында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Мәгълүм булганча, нәкъ тә шушы проект кысасында Татарстанда «Зур Казан боҗрасы» төзелеше бара.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин әйтүенчә, хәзерге вакытта илкүләм проект буенча барлык эшләр дә план нигезендә башкарылып килә. «Кыска вакыт эчендә Татарстанда 792 чакрымнан артык төбәк һәм муниципаль юл яңартылды. Хәзерге вакытта республикада берничә зур объект төзелеше бара. Аерым алганда, бу – Казан – Шәмәрдән автомобиль юлындагы төзекләндерү эшләре, Казандагы Вознесение һәм Горький шоссесы дублер-юлындагы эшләр. «Имин һәм сыйфатлы юл» проекты ул, барыннан да элек, шәһәр халкы өчен юлларны тәртипкә китерү генә түгел, ә уңайлы шартларда яшәү мөмкинлеген тудыру да. Әлеге проект кысасында башкарыласы эшләрнең 65 проценты үтәлде», – диде ул.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин сүзләренчә, шәһәрдә илкүләм проектны тормышка ашыра башлаганчы, юлларның нормативка туры килү күрсәткече 65 процент кына булган. Ике ел эчендәге эшләрдән соң бу күрсәткеч 75 процентка җиткән. Мэр искәрткәнчә, теләсә кайсы төбәк өчен социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткече булып халыкның яшәү сыйфаты тора. Ә моңа юлларның нинди хәлдә булуы да йогынты ясамый түгел.

Моннан тыш, журналистларны «Эйдос Медицина» оешмасы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Биредә медицина симуляторлары җитештерәләр. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов фикеренчә, мондый оешмаларга ярдәмне кызганырга ярамый. Шул рәвешле чит ил базарларына чыгу мөмкинлеге дә булачак. «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты әнә шул юнәлештә эшләргә мөмкинлек бирә. «Сокуры» сәнәгать паркында урнашкан «Заготовитель» кулланучылар кооперативы исә үз эшчәнлеген «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» проекты ярдәмендә киңрәк җәелдерә алган.

 

 


Фикер өстәү