Татарстанда коронавирусның дүртенче дулкыны булмаска мөмкин

Мәскәүдә коронавирусның дүртенче дулкынын көтәләр. Ә бездә ул булмаска да мөмкин. «Моның өчен чарасын күрергә, ягъни вакцина ясатырга кирәк. Инфекция килгәнне көтеп ятарга кирәкми. Барыбыз да прививка ясаттык. Күреп торасыз, берни дә булмады – мөгез дә, канат та үсеп чыкмады бит. Куркыныч уен белән шаярмагыз. Ахыры начар бетә», – ди Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. 

Журналистлар белән чираттагы очрашуда белгечләр коронавирус кына түгел, грипп эләктерү куркынычы турында да кисәтте. Анысыннан да сакланырга, вакцина ясатырга кирәк. Узган елларда республикада грипп очраклары бөтенләй булмаган. Бу хәлне белгечләр прививка нәтиҗәсе дип аңлатты. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов әйтүенчә, республикада гриппка каршы вакцина җитәрлек. «Бу авыруларның икесенә дә бер үк ысул белән каршы торырга мөмкин. Шуңа күрә сентябрьгә кадәр коронавируска каршы прививка ясатып, аннары гриппка тотынырбыз дип уйлаган идек. Кызганыч, халык безне ишетми», – дип зарланды Любовь Авдонина.

Журналистлар белән очрашуда аеруча балаларны саклау кирәклеге турында берничә мәртәбә әйттеләр. Уку елы башланганнан бирле ОРВИ симптомнары күзәтелү яки температурасы күтәрелү сәбәпле, 1,6 меңгә якын укучыны мәктәпкә кертмәгәннәр. Аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр яки поликлиникага озатканнар. Иртән Татарстан мәктәпләрендә мәҗбүри фильтр үткәрелә, анда балаларның тән температурасын үлчиләр һәм ОРВИ симптомнары бармы-юкмы икәнлеген тикшерәләр. Балалар авыру аркасында читтән торып укырга күчерелгән сыйныфлар юк.


Фикер өстәү