Коронавирус белән авыручыга вакцина ясатырга ярыймы?

Сентябрь ае тирән тын юллары вируслы инфекциясе тарала торган чор. Быел хәл аеруча катлаулы, чөнки таҗвирустан да котыла алмыйбыз, аны ияртү очрагы  көн саен булып тора, үлем-җитемнәр дә юк түгел. Һава-тамчы юлы белән таралучы йогышлы чирләрдән ничек сакланырга? 

– Гадәти гриппка, ОРВИга ковид та килеп кушылса, нинди куркыныч көтүен аңлап та бетерә алмыйбыз, чөнки җитәрлек өйрәнелмәгән әле. Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен алдан ук үтемле чарасын күрергә, вакцина ясатырга чакырабыз, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.

Узган ел республика халкының 50 процентына вакцина ясалса, быел 2 миллионнан артык кешене, ягъни 60 процентын колачларга ниятлиләр. Белгеч фикеренчә, вакцина ясау вирус инфекциясен нык киметергә булышачак. Узган ел грипп эпидемиясе озакка сузылмады һәм аның белән авыручылар аз булган. Сезонлы гриппка каршы вакцина быел да бушлай ясала. Аның өчен яшәү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балаларга да, өлкәннәргә дә беренче партия вакцина кайткан инде. Алар –  Россия эшләнмәләре. Балаларга һәм йөкле хатын-кызларга ясала торганына консервант кушылмаган. Вакцинаны сабыйларга 6 айдан ясый башлыйлар. Йөкле хатын-кызларга йөклелекнең икенче, өченче яртысында ясарга киңәш ителә.

Сырхауханәләрдә вакцина ясау белән шимбә, якшәмбе көннәрендә дә шөгыльләнәчәкләр. Шулай ук Казандагы метро станцияләре янында да махсус автомобильләр урнаштырылачак. Мондый хезмәт узган елларда да оештырыла иде. Белгечләр балаларга мәктәпкә, бакчага барып ясаячак. Оешмалар да табибларны үзләренә чакырта ала, тик вакцина ясатучылар саны 15тән дә ким булмаска тиеш.

Республикада 23 меңгә якын кеше прививка ясатырга өлгергән инде. Дмитрий Лопушов әйтүенчә, гриппка каршы вакцинаны ясатырга беркемне дә мәҗбүр итмиләр. Балигъ булмаган балаларга ул ата-анасы язмача ризалык биргәннән соң гына ясала. Шуңа күрә вакцина кайткан булса да, бу эшкә әле бер атнадан гына керешмәкчеләр.

Грипп эпидемиясе чорында табиблар, авыл фельдшерлары авыру кеше янына өйгә йөри. Гадәти грипптан коронавирусны ничек аерырга соң?

– Башлангыч этапта тышкы билгеләре  икесенең дә бер-берсенә бик охшаш, шуңа күрә аеру җиңел түгел, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар баш инфекционисты Владимир Анохин. – Температура күтәрелә, калтырата, буыннар һәм мускуллар авырта, хәл китә. Тик грипп, авырый башлагач та, беренче атнада ук кисәк кенә көчәя, ә коронавирус организмга эләккәч, шунда ук үзен сиздерми, беренче билгеләре икенче атнада гына беленергә мөмкин.

Белгеч авыруның хәлен сорашудан тыш, өйдә якыннары нинди чирләр белән авыруын, кемнәр белән аралашуын да белешәчәк. Төгәл диагнозны тест аша яки анализны лаборатория шартларында тикшертеп кенә ачыклап була. Кеше күптән түгел генә ковид яки вируслы пневмония белән авырса, аңа шунда ук прививка ясатырга ярыймы? Бу соравыбызга Владимир Анохин болай җавап бирде:

– Чирнең ничек узуына карарга кирәк. Каты авырып алганнан соң, тын юлларында үзгәрешләр озак сакланачак. Аннан соң бер айлап вакыт үткәч, ясатырга мөмкин. Чирне җиңелчә үткәрүчеләргә алданрак та рөхсәт ителә.

Фәния Арсланова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү