Коронавирусның яңа дулкынын кайчан көтәргә?

Яллар узды, чир китмәде. Россия коронавирусның «омикрон» штаммы аркасында яңадан авыру өермәсендә калмагае. Чит илләрдәге хәлләр бездә кабатланмасынга әзерлек өчен тагын ике атна вакыт бар. Бу җәһәттән Россия, аерым алганда Татарстан нәрсә эшләргә җыена?

«Киеренкелек саклана»

Россия коронавирусның яңа дулкыны алдында тора. Ил башлыгы Владимир Путин, әзерлек өчен ике атна вакыт бар, дип белдерде. Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуда вазгыятьнең иң начар борылышына әзер булырга кирәклеге турында кисәтте.

– Коронавирус безне дә, бөтен дөньяны да тынычлыкта калдырмый. Күренеп тора:  киеренкелек саклана, вазгыять бик катлаулы. Бәйрәмнәр күп булды, кешеләр аралашты, болар барысы да эпидемиологик хәлгә тәэсир итми калмас, – диде дәүләт җитәкчесе.

Вице-премьер Татьяна Голикова Президент сүзләрен сан теленә күчерде. Ил күләмендә коронавируска каршы күмәк иммунитет дәрәҗәсе 63,2 процентка җиткән икән. Шул ук вакытта бу күрсәткеч Россиянең 12 төбәгендә шактый кимегән. Бу инде Яңа ел ялларына да, 6 ай элек вакцина ясаткан кешеләрнең кабат прививка кадатмавына да бәйле. «Аңлашыла: чирләүчеләрнең артуыннан котылып булмаячак», – дип кисәтте Татьяна Голикова.

Шомлы саннар янында өмет уятырдайлары да юк түгел. Вице-премьер чыгышыннан аңлашылганча, 2021 елның декабрь аенда үлүчеләр саны, ноябрь ае белән чагыштырганда, 16,4 процентка кимегән. 2020 ел декабре белән чагыштырсаң – 11,6 процентка. Гыйнвар башында үлүчеләр саны, былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 24,5 процентка азрак икән.

Хөкүмәт әгъзалары, вазгыятькә бәйле рәвештә өстәмә чаралар күрергә кирәклеген аңлап, тәкъдимнәр әзерли. Владимир Путинга аларны атна ахырына кадәр күрсәтергә җыеналар.

Россия Президенты хастаханәләрне һәм сәнәгать тармагын «омикрон» таралуга мөмкин булганча әзерләнергә чакырды. Фармацевтика, кислород битлекләрен һәм шәхси саклану чараларын җитештерү юнәлешенә аеруча кагыла бу. Шул ук вакытта коронавируска каршы тест тапшыру һәм вакцина ясатуны да арттыру сорала.

«Авыручылар артачак»

«Омикрон» штаммы чир йоктыручылар санын 4 мәртәбә арттырачак. Оператив штабның «туры эфир»ы вакытында Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева шул хакта белдерде. Әлегә республикада инфекциянең яңа төрен йоктырган кешеләр юк. Шулай да бу тынычланырга сәбәп түгел. Бары тик вакыты гына җитмәгән әле.

– Коронавирус инфекциясенең авырлыклары безгә кагылмасын дип, вакцина ясаттык. Хәзерге вакытта Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге прививка кадатырга карар кылды. Әлбәттә, бик зур иммунитетка ирешә алмабыз. Моннан тыш, «омикрон»ның төбәкләргә үтеп керүенә бәйле рәвештә авыручыларның дүрт тапкыр артуы көтелә, – дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

Штаммы яңа булса да, саклану чаралары үзгәрешсез кала. Вакцина ясатуга аерым игътибар бирергә кирәк.

– «Тагын авыру көтелә икән, ни өчен вакцина ясаттык соң?» дигән сораулар еш килә штабка. Халык вакцина ясаткан һәм күмәк иммунитетка ирешкән икән, чир булса да, ул җиңелрәк узачак. Бу бөтен дөнья буенча шулай, – дип аңлатты Ләйлә Фазлыева.

Сүз уңаеннан, Татарстанда барлыгы 2 306 478 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 866 321е вакцинаның икенче дозасын алган.

Сәламәтлек саклау министрлыгы да хәзер прививка кадату өчен уңай вакыт дип искәртә. Министрның беренче урынбасары Альмир Абашев сүзләренчә, чирләүчеләр саны кискен артканчы, халык чарасын күрсен – вакцина ясатсын иде. Бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәкләргә кагыла бу. Альмир Абашев әйтүенчә, күмәк иммунитетка ирешү өчен чама белән тагын 5 процент җитми.

Тармак «омикрон»га да әзерләнә. Альмир Абашев әйтүенчә, галимнәр мәгълүматларына караганда, «омикрон» авыруның кискен формаларына китермәячәк, әмма төп авырлык сырхауханә хезмәткәрләренә төшмәгәе.

– Амбулатория-сырхауханә тармагы әзерлек алып бара. Чирләүчеләр саны артса, медицина юнәлешендә белем бирүче уку йортларыннан 700ләп ординаторны республика сырхауханәләренә җибәрәчәкләр. Алар чир белән көрәштә үз өлешен кертәчәк, – диде министр урынбасары.

Нәрсә көтәргә?

Тулысынча чикләнергә, ягъни локдаунны көтәргәме соң? Бу сорауга фаразлар гына бар. Әйтик, Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Дмитрий Хубезов әйтүенчә, «омикрон» аркасында локдаун игълан ителмәс. Хәер, билгеле бер чикләүләр кертү ихтималы бар.

Россиянең элеккеге баш санитар табибы Геннадий Онищенко исә инде хәзердән үк читтән торып эшләүгә күчәргә кирәк дигән фикердә.

– Эш бирүчеләр моны берни дә көтмичә эшләргә кирәклеген аңларга тиеш. Бу бит әле локдаун дигән сүз түгел, – ди ул. – Эш бирүчеләр аз гына чирләп торган хезмәткәрләренең хәленә керергә тиеш. Андыйларга өйдә калу кирәк.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү