– Күз тию дигәннәре хак нәрсә. Бу хакта Коръәндә нәрсә диелә?
– Әйе, күз тию дигәннәре, чыннан да, хак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Күз тию хак», – дигән. Бу кеше уйлап чыгарган ырым-шырым гына түгел. Шуңа күрә элек-электән матур кешеләрне күргәч, «Сөбханалла», ә җансыз әйберләргә карагач, «Машалла» дип әйтә торган булганнар.
– Күз нинди кешегә ешрак тия?
– Сакланмаган, ягъни игътибарны җәлеп иткән кешегә. Мисалга, аның буй-сыны матур булырга мөмкин. Ул аны качырмыйча, сыланып торган кием киеп йөри, ди. Аңа карап кеше сокланырга да, көнләшергә дә мөмкин. Чибәр кешеләргә аеруча күз тия. Шайтаннарның да күзе төшәргә мөмкин. Үзеңнең күзең тию дә хак.
– Күз тиюнең билгеләре нинди?
– Күз тигән кешенең күкрәк өлеше һәм аркасы авырта. Өстәвенә, кемнеңдер игътибарын җәлеп итеп, сиңа карата бозым да ясарга мөмкиннәр. Көнләшеп, әлбәттә. Көнчелек аркасында ясалган бозым кешедә ашаганнан соң косу теләге барлыкка китерә, ул кешенең башы авырта. Һәркемнең үз коды – исе бар. Шуңа бәйле рәвештә кешенең тырнагы һәм чәче ярдәмендә генә түгел, кием кисәге белән дә бозым ясарга мөмкин. Эченә җен кергән кеше еш кына ят тавышлар ишетә, еш бастырыла, кара сурәтләр күрә. Җеннәр күбрәк хатын-кызларга гашыйк була, чөнки гүзәл затларыбызның күбесе гаурәтләрен каплап йөрми. Аның билгеләренә килсәк, авыручы гашыйк җеннең карашын, сулышын сизәргә мөмкин.
– Ни өчен хәзерге җәмгыятьтә мондый күренешләр бар соң?
– Гомумән, кешелекнең иң беренче гөнаһы көнчелек булган. Иблис Адәмнән көнләшкән. Шуның аркасында ул туры юлдан тайпылган. Аллаһы Тәгалә аннан: «Мин кушканны үтәмәскә ни сәбәп булды?» – дип сораган. Иблис: «Мин аннан өстенрәк, чөнки мине – уттан, ә Адәмне балчыктан яраттың», – дип җавап кайтарган. Бозым, сихер – бер нәрсә, ә күз тию – икенче. Күз тию – соклану. Кеше үз-үзенә дә күз тидерергә мөмкин. «Нинди тәмле аш», – дип әйтү дә күз тиюгә сәбәпче була ала. Аллаһы илчесе хәдисләренең берсендә: «Минем өммәтемнең күпчелеге Аллаһы билгеләгән вакыттан соң күз тиюдән үләрләр», – диелгән. Күз тию кешене – кабергә, дөяне казанга кертер. «Сиңа язылганны бары тик күз тию генә үзгәртә алыр», – диелә хәдис-шәрифләрдә.
– Димәк, сихер, бозым, күз тию кебек куркыныч күренешләр һәркемнең ишеген кага ала?
– Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) дә бозым ясаганнар. Шуннан соң сихер һәм бозымнан сакларга сәләтле «Фәлак», «Нәс» сүрәләре иңдерелгән.
– Бу афәтләрдән саклану өчен күпләрнең китап ачучыларга, киләчәкне күрә белүчеләргә барулары да мәгълүм...
– Сакланыр өчен «Аятелкөрси», «Ихлас», «Фәлак», «Нәс» сүрәләрен укырга кирәк. Дөрес, күпләр хәзер «кара» сихергә ышана. Тегеләре, Коръәнне ачып, кешеләрнең тормышы һәм язмышы турында нәрсә дә булса сөйлим яки аларны дәвалыйм, дип белдерә. Мондый кешеләр янына йөрергә ярамый. Өстәвенә, иртәгә дә килмәсәң, тормышыңда күңелсез хәл булачак, дип тә ышандыручылар бар. Тормышта мондый мисаллар шактый. Берәү шулай тешләрен дә алыштырды, аңа карап, тормышы яхшы якка үзгәрмәде. Озын сакал артына яшеренеп, үзеңне изгегә тиңләү генә сине чын мәгънәсендә халык дәвалаучысы итеп танытмас. Багучылар һәм китап ачучылар юк ул. Берәү дә иртәгә нәрсә буласын да, яңгырның кайчан явасын да белми. Аллаһы Тәгаләдән кала.
– Фото аша да күз тия, диләр...
– Әлбәттә. Бүген социаль челтәрләрдә мактанырга яратабыз. Үзебезнең генә түгел, балаларыбызның фотоларын да урнаштырабыз. Күз тиюдән саклыйм дип, балаларының йөзен «смайлик» белән каплап куючылар бар. Бу гына күз тиюдән саклыймы инде? Кеше күзе баланың йөз-кыяфәтенә генә түгел, гәүдәсенә дә, аның кигән киеменә дә төшәргә мөмкин.
– Ә фотога карап кешегә күз тигәнен яки бозым ясалганын белергә мөмкинме?
– Юк, әлбәттә. Фотодагы кеше берни турында да сөйләми. Хәзер фотога карап өшкерүчеләр бар, тик бу дөрес түгел. Кеше өшкерүчегә ниндидер сәбәп белән бара алмый икән, һичьюгы, өшкерелгән су белән юынсын, аны эчсен.
– Ә баланы үзең өшкерергә мөмкинме?
– Әлбәттә. Ата-ана догасы – иң шифалысы. Өшкерә башлаганчы, башта госел һәм тәһарәт алырга, гаурәтне каплый торган кием кияргә кирәк. Аннары «Фатиха», «Ихлас», «Аятелкөрси», «Нәс», «Фәлак» сүрәләрен укып, өшкерергә мөмкин. Коръәндә «Исра» сүрәсенең 82 нче аятендә: «Без мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне һәм Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез», – диелгән. Шуңа күрә Коръәннең һәр аяте, һәр сүзе – дәва.
– Хөрмә күз тиюдән саклыймы?
– Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) яраткан хөрмәсе – аджва. «Кем дә кем көненә шуны 7 данә ашаса, аңа күз тимәячәк», – дигәннәр.
Шифалы дога
Төрле бозымнан, күз тиюдән сакланыр өчен һәрвакыт менә бу доганы укып йөрергә киңәш ителә:
«Әгүзү би кәлимәтил-ләһиммәммәти мин күлли шәйтанын һә һәммәтин үә мин күлли гайнин ләәммәһ».
Мәгънәсе: «Аллаһының камил сүзләренә һәрбер шайтаннан, хәшәрәттән һәм яман күздән сакласын дип сыенам».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез