Холкыбызга ничек бәйле?
Кешенең холкы һәм рухи халәте дә төшләрнең эчтәлегенә йогынты ясарга мөмкин икән. Мәсәлән, еш борчылучан кешеләр ешрак куркыныч төшләр күрә, ә бай фантазияле кешеләрнең төшләре гадәти булмаган вакыйгалардан тора. Көн дәвамында күп уйлану, кәеф төшенкелеге яки шатлану да төшләргә йогынты ясый.
Төшләрне аңларга кирәкме?
Төшләр һәрвакыт ниндидер яшерен мәгънәгә ия түгел һәм киләчәкне алдан әйтми. Ләкин алар турында уйлану үз халәтебезне яхшырак аңларга ярдәм итә ала. «Бу төштә мин нәрсә хис иттем?» яки «Соңгы вакытта мине нәрсә борчый?» дигән сораулар ярдәмендә кайбер проблемаларны хәл итәргә мөмкин.
Төшләр турында кызыклы фактлар
- Тормышыбызның якынча 1/3 өлешен йоклап үткәрәбез. Кеше 75 ел яшәсә, шуның якынча 25 елы йокыга туры килә.
- Төненә 4–6 төш күрергә мөмкинбез. Ләкин без аларны тиз онытабыз. Күпчелек кеше уянганнан соң төшенең детальләрен хәтерләми. Шуңа күрә аны, уянуга, үзеңә сөйләп алырга яки язып куярга кирәк.
- Төштә чын хисләр кичерәбез. Курку, шатлык яки борчылу уянганнан соң да дәвам итәргә мөмкин.
- Кайбер кешеләр төшләрен аклы-каралы күрә. Ләкин күпчелек кеше төсле төшләр турында сөйли. Төшләрнең төсе кешенең тәҗрибәсенә һәм хәтеренә бәйле була ала.
- Хәтеребездә сакланган вакыйгалар күп еллардан соң да төшләрдә кабатланырга мөмкин, шулай ук күптән күрмәгән танышны да төштә күрә алабыз.
- Төшләрнең мәгънәсе һәркем өчен төрле. Мәсәлән, бер кеше өчен очу ирек билгесе булса, икенчесе өчен ул курку хисе тудырырга мөмкин.
- Төштә сөйләшә, йөгерә яки оча алабыз. Төшләр вакытында чынбарлыкта мөмкин булмаган вакыйгалар да гадәти булып тоелырга мөмкин.
- Кайбер кешеләр йоклаганда төш күргәннәрен аңлап, төш эчендә вакыйгаларны үзгәртергә тырыша. Бу «аңлы төш күрү» дип атала. Галимнәр мондый күренешне өйрәнүне дәвам итәләр.
Төшләр – хәтеребезнең, хисләребезнең һәм фантазиябезнең кызыклы бер өлеше. Алар үзебезне яхшырак аңларга мөмкинлек бирә, ләкин кешенең холкы турында төгәл нәтиҗә ясар өчен төшләр генә җитми. Әйе, төшләргә игътибар итәргә мөмкин, ләкин аларга карап, үз язмышыңны яхшыга яки начарга юрап куярга ярамый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез