Бурятиядә – локдаун, Татарстанда кафе-рестораннар соңрак ябылачак. Илдә коронавируслы вазгыять ни хәлдә?

Россиядә
Бурятиядә – локдаун. Бу Россиядә коронавирусның «икенче дулкыны» аркасында ике атналык катгый чикләүләр керткән беренче төбәк. Бурятия башлыгы Алексей Цыденов сәүдә итү һәм җәмәгать туклануы урыннары, матурлык салоннары, фитнес-клублар ябылу турында хәбәр итте. Чикләүләр бары тик кунакханә эчендәге туклану нокталары, даруханә, азык-төлек кибетләре, элемтә салоннары, беренчел ихтыяҗ кирәк-яраклары белән сату итүгә кагылмый. Цыденов аңлатканча, хакимият мондый адымга хастаханәләрдә урыннар җитмәү һәм даруларга кытлык аркасында барырга мәҗбүр. Бизнес вәкилләренә исә салым ташламалары вәгъдә итәләр. Чикләү чараларын 30 ноябрьдән соң кабат озайтырга уйламыйлар.
Дарулар димәктән, аларга ихтыяҗ арткан. Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белдергәнчә, илдә даруларга булган ихтыяҗ җәйдән бирле 15 тапкыр үскән. Хәтерегездә булса, Россиядә дарулар җитештерү күләме җәйге чорда ике мәртәбә арттырылган иде.
#наденьужеэтумаску. Шушы исем астында Россиянең бизнес вәкилләре флешмоб башлап җибәрде. 900дән артык ресторатор, фитнес-клуб, матурлык салоны һәм башка оешма хезмәткәрләре коронавирус вакытында битлек киеп йөрүнең әһәмиятен әнә шулай аңлатырга тели. Флешмобка 77 төбәк кушылган.
Кызганыч, коронавирусның куркыныч саннары әле дә яңарып тора. Россиядә атна азагында янә авыручылар саны буенча рекорд куелды. Илнең 85 төбәгендә 22 778 чир йоктыру очрагы теркәлде. Гадәттәгечә, иң зур күрсәткечләр Мәскәү һәм Санкт-Петербургта. Авыручылар буенча иң түбән күрсәткечләр Чукотка һәм Ямал-Ненец округында теркәлгән.

Татарстанда

Коронавирус йоктырган балалар артмый, кафе-рестораннар кагыйдә бозганнары өчен штраф түли. Хөкүмәт йортында узган «Шимбә киңәшмәсе»ндә Татарстан Президентына республикадагы коронавируслы вазгыять турында сөйләделәр.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, Россиядә коронавирус йоктыручылар 100 мең кешегә 1281,2 кеше исәпләнә. Татарстанда күрсәткеч түбәнрәк – 100 мең кешегә 235,2.
Марина Патяшина әйтүенчә, соңгы ике атнада коронавирус белән авыручы балалар саны арту күзәтелмәгән. Шул ук вакытта 65 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге кешеләр саны – 1,5, коронавирусның авыр формасын кичерүчеләр саны  ике тапкыр арткан.
Казанның 45 оешмасы төнлә эшләүгә бәйле тыю буенча чикләү кагыйдәләрен бозган. 31 октябрьдән башлап полиция хезмәткәрләре Казандагы биналарны тикшергән. Ике атна эчендә 45 хокук бозу ачыкланган. Санитар-эпидемиологик нормаларны бозган 900дән артык вазыйфаи һәм юридик зат, шәхси эшмәкәр административ җаваплылыкка тартылган.
Чаллыда шәхси компанияләрдә кагыйдә бозу очраклары ачыкланган. Автокаланың баш санитар табибы Илгизәр Бариев әйтүенчә, сүз өч компания эшчәнлеге турында бара. «Бостон», «Здоровье плюс», «Чистые сосуды» оешмаларында Роспотребнадзор кагыйдәләрен санга сукмаганнар: хезмәткәрләрнең температурасын тикшермәгәннәр, һава рециркуляторы эшчәнлеге журналын алып бармаганнар, медицина калдыкларын тиешенчә аерып җыймаганнар. Татарстанда барлыгы 16 медицина үзәгендә кимчелекләр табылган.

Гадәттәгечә, журналистларны кызыксындырган коронавируска бәйле сорауларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина җавап бирде.
Бары да яхшы булганга түгел. Роспотребнадзор идарәсе белгечләре
Татарстан рестораннарына һәм барларына төн уртасына кадәр эшләргә ни өчен рөхсәт итүләрен аңлатты.
– Чикләү чарасы Россия баш санитария табибының карарын исәпкә алып кертелде, ләкин без эшкуарларның теләкләрен исәпкә алдык. Өстәмә бер сәгать аларга клиентлар бинадан китеп өлгерсен, исәп-хисап эшен вакытында тәмамлау өчен кирәк. Бу барысы да яхшы булган өчен бирелгән бонус түгел, – диде Любовь Авдонина.
Коронавирус таралуына каршы кертелгән чикләү кагыйдәләрен күбрәк транспортта бозалар.  Роспотребнадзор белгечләре оештырган тикшерүләр шуны күрсәтә.
– Ноябрьдә 1458 объектны тикшердек. Кызганыч, хокук бозулар булган объектлар өлеше әлегә кимеми һәм 8 процентны тәшкил итә, – диле Любовь  Авдонина.
Җәмәгать транспортында кагыйдә бозучылар күләме – 12 процент. Тәртип бозулар саны буенча икенче урында – кибетләр һәм сәүдә үзәкләре (5 процент).
Коронавирус йөкле хатын-кызлар өчен куркынычмы? Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков коронавирусның бала көткән хатын-кызлар өчен куркыныч булуы турында әйтте. Тик 121 үлем очрагы арасында COVID-19 инфекциясе йоктырган бер генә йөкле хатын-кыз да булмаган.
– Йөкле хатыннарда коронавирусның  үзенчәлекләре бар, ләкин ул җиңелрәк яки авыррак уза дип әйтеп булмый, – диде ул.

Яңа елга «бүләк» ясамагайлары. Любовь Авдонина, Яңа елга якынайган саен, яңа чикләүләр керергә мөмкинлеген әйтте. Барысы да эпидемиологик вазгыятькә бәйле булып кала. Аның сүзләренчә, хәзер вируслы инфекцияләрнең сезонлы күтәрелеше бара һәм Яңа елга авыручылар артырга да мөмкин.

Чулпан Гарифуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү