Иртәдән төнгә кадәр: Хәмер сату вакытын озайту нәрсәгә китерер?

Татарстанда исерткеч эчемлекләр сату вакытын өч сәгатькә озайттылар. Бу көннәрдә республикада әнә шундый яңа закон гамәлгә керде. Билгеле булганча, моңарчы бездә хәмерне кичке сәгать уннан иртәнге унга кадәр сату тыелган иде. Хәзер исә аны иртәнге сигездән төнге унбергә кадәр сатачаклар. Шул рәвешле Татарстанда хәмер сату вакыты ил күләмендәгесе белән тигезләште.  

Бездә булмаса, күршегә чаба

Россиядә хәмер сатуны чикләү 2006 елдан бирле гамәлдә. Хәзерге вакытта ил күләмендә төнге сәгать унбердән иртәнге сигезгә кадәр исерткеч эчемлекләр сату тыела. Федераль закон нигезендә төбәкләр бу чикләү вакытын озайта ала. Әлеге мөмкинлектән Россиянең 37 төбәге файдаланган. Алар арасында Татарстан да бар иде. Хәтерләсәгез, 2017 елдан республикада кичке сәгать уннан иртәнге унга кадәр исерткеч эчемлекләр сату тыелды.

Әлеге чикләүгә үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыккан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин сүзләренә караганда, бездә исерткеч эчемлекләрнең өч сәгатькә кимрәк сатылуы республика бюджетына шактый бәргән. Ул китергән саннар буенча, чикләүнең һәр сәгате эчендә бюджетка тиешле акчаның 9 проценты керми калган. Шул рәвешле хәмер сату вакыты чикләнгән өч ел вакыт эчендә республика бюджеты 1,5 миллиард сум чамасы акча югалткан. Бу – казнага елына 560 миллион сум акча кермәгән дигән сүз. Татарстанда исерткеч эчемлекләрнең кичке уннан иртәнге унга кадәр сатылуы республика чигендәге районнардагы сәүдә нокталары эшенә бигрәк тә аяк чалган. Ник дигәндә, хәмер белән дус булганнар аның артыннан исерткеч эчемлекләрне иртәнге сигездән төнге унбергә кадәр сатучы күрше төбәкләргә чапкан. Бездә булмаса, күршедә бар, янәсе.

– Безнең белән чиктәш Башкортстан, Чувашия, Киров, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә хәмер сатуга федераль дәрәҗәдәге чикләүләр күптән гамәлдә. Шул рәвешле безне исерткеч эчемлекләрне иртәнге сәгать сигездән үк сатучы төбәкләр чолгап алган, – ди Лотфулла Шәфигуллин.

Эчәргә уйлаган кеше барыбер җаен таба, анысы. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да шул фикердә. «Хәмер эчәргә уйлаган кеше барыбер җаен табачак. Исерткеч эчемлекне хәтта көндезге унбердән, уникедән генә сата башласаң да файдасы булмаячак. Аны алдан – запаска булса да алып куячаклар. Шуңа күрә монда халык белән эшне көчәйтергә кирәк. Чикләүләр белән хәлне катлауландырабыз гына», – диде Мөхәммәтшин парламентның утызынчы утырышында.

Депутатлар республикада хәмер сату вакытын озайтырга этәргән тагын бер сәбәпне атый. Ул да булса – ялган аракы сату һәм аннан агуланып үлүчеләр саны арту. Хәтерләсәгез, узган елның ноябрендә бер төркем студент метанол эчеп агуланган иде. 13 студентның берсе хастаханәгә барып җиткәч тә вафат булды. Ни кызганыч, мондый аянычлы очраклар әледән-әле кабатланып тора.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Марина Трофимова сүзләренә караганда, узган ел республикада ялган аракы белән агуланучылар саны, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр арткан. Чагыштыру өчен: 2019 елда Татарстанда 100 мең кешегә аракы белән агулануның 14,5 очрагы туры килгән булса, 2020 елда бу сан – 14,5. 2021 елда республикада 100 мең кешегә 17,8 ялган аракыдан агулану очрагы туры килгән. Төгәлрәк әйтсәк, узган ел барлыгы 695 кеше ялган аракы эчеп агуланган. Шуларның 238е үлгән.

Әйтергә кирәк, республикада хәмер сату мәсьәләсе тирәсендә үзгәреш җилләре күптән исәргә маташа иде инде. Хәтерләсәгез, әле февраль башында гына Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов авылларда аракы сатуны арттырырга тәкъдим итте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы исә бу карарга каршы төште. «Имамнарның эшчәнлеге авылларда исерткеч эчемлекләр сату урыннарын киметүгә юнәлдерелгән. Моның өчен хәзрәтләр җирле хакимият, халык, эшмәкәрләр, авыл советлары белән сөйләшүләр алып бара. Имамнарның тырышлыгы белән Татарстандагы 16 районга караган 30дан артык авылда кибетләрдә исерткеч эчемлекләр бөтенләй сатылмый яисә изге Рамазан ае вакытында туктатыла», – диелгән иде мөрәҗәгатьтә. Дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел иң күп исерткеч эчемлек Питрәч һәм Лаеш районнарында сатылган. Бу яктан иң түбән күрсәткечләр – Сарман һәм Яңа Чишмә районнарында, ди белгечләр.

Һәр нәрсәнең – үз урыны

Бер яхшының бер начары булган кебек бу мәсьәләнең икенче ягы да бар. Республикада хәмер сату вакытын 3 сәгатькә озайту тагын нинди нәтиҗәләргә китерер? Бүген күпләр әнә шул хакта уйлана. Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов хәмер сату вакытын чикләү аркасында республика казнасына ел саен керми калган 560 миллион сумны әллә ни күп акча дип санамый. Ләкин килеп туган вазгыятьтә, кризис шартларында һәр тиен исәптә, дигән фикердә ул.

– Исерткеч эчемлекләр куллану – безнең җәмгыятьнең авырткан урыннарының берсе. Хәмер сату вакытын озайту белән аны кулланучылар саны да артырга мөмкин. Бу исә – эчкечелеккә бәйле җинаятьчелек, имгәнү, үлем-китем, гаиләләр таркалу, балалар ятим калу кебек тискәре күренешләр дә артачак дигән сүз. Аларны шулай ук республика бюджеты хисабына хәл итәргә туры киләчәк бит. Шушы тискәре күренешләрне хәл итүгә киткән чыгымнарның исерткеч эчемлек озаграк сатыла башлау аркасында алган табыштан күбрәк тә булуы ихтимал. Ягъни бу яңалыкның нәтиҗәләре безгә күпкә кыйммәткәрәк төшәргә мөмкин, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Эчкечелек юлына баскан кешеләр белән кырык елга якын эшләүче тәҗрибәле табиб-нарколог Рөстәм Вәлиуллин фикеренчә дә яңа закон эчкечеләр санын арттырачак. Белгеч бу урында кызык кына сан да китерде. 80 яшькә җитү өчен, кеше 29200 көн яшәргә тиеш. Эчкечеләр саны арту белән әнә шушы 30 мең көнгә дә тулмаган санаулы гомерне хәмер тозагында бушка уздыручылар саны да артачак дигән сүз.

– Исерткеч эчемлекләр сату вакытын 3 сәгатькә арттыруның бер генә уңай ягын да күрмим. Исерек ир белән интеккән теләсә кайсы хатыннан сорап карагыз: аракы сату хисабына ныгыган мондый икътисад кирәкме икән аңа? Эчкечелектән күпме гаилә, бөтен җәмгыять тилмерә. Ялган аракыга каршы көрәшәбез, диләр. Хәзер бит дәүләт кибетендә сатылган исерткеч эчемлекләргә дә ышаныч юк. Хәмерне тәүлек әйләнәсе сатсаң да, ялган аракы сатып, кесә калынайтып ятучылар саны кимемәячәк, – ди белгеч.

Илдә эчкечелек дәрәҗәсен киметү өчен, шушы кыек юлга баскан кешеләрнең үзаңына тәэсир итеп дәвалауны күздә тоткан махсус күмәк сеанслар оештырырга, мәктәпләрдә, эш урыннарында хәмернең организмга салган зыяны турында күбрәк лекцияләр укырга кирәк дип саный ул. Рөстәм Вәлиуллин азык-төлек кибетендә исерткеч эчемлекләр сатылуга да каршы.

– Һәр нәрсәнең – үз урыны. Хәмер дә аерым кибеттә генә сатылырга тиеш. Ипигә кергән җирдән күзгә бәрелеп котыртып торган хәмерне алучысы бик тиз табылыр. Бар нәрсәне татып карарга тырышкан үсмерләр өчен аеруча куркыныч бу. Хатын-кыз организмында исерткеч эчемлекләргә бәйлелек ир-ат белән чагыштырганда 5–6 тапкыр тизрәк пәйда була. Ир-ат уртача ун елда сәрхушкә әйләнсә, хатын-кызга ике ел да җитәргә мөмкин. Яшүсмерләрдә исә хәмергә бәйлелек 2–3 ай вакыт эчендә барлыкка килә, – ди нарколог.

Бу яңалыкны дин вәкилләре дә хупламый, әлбәттә. «Кеше күңеле төшкән вакытта проблемадан чыгу юлын эзли. Ни кызганыч, Россия халкы андый чакта хәмер белән юанырга тырыша. Шуңа күрә хәзерге болай да киеренке шартларда хәмер сату вакытын озайту аркасында, илдә эчкечеләр саны артырга мөмкин, – ди «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин. – Шуңа бәйле рәвештә җинаятьләр саны да артачак. Ислам дине адәм баласының хәмер куллануына катгый карый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Хәмерне ясаган, эчкән кеше дә, саткан кеше дә, бер урыннан икенчесенә күчергән, йә булмаса, хәмергә ниндидер катнашы булган кеше – барысы да мәлгунь, ягъни ләгънәт кылынган кешеләр», – дигән. Халкыбызга өстәмә ләгънәт файдалы әйбер түгел. Шуңа күрә бу законның нәтиҗәләре бик аяныч булырга мөмкин».

 

Тагын да артачак

Исерткеч эчемлекләрне кичке уннан иртәнге унга кадәр сатканга карап кына илдә эчкечелек кимемәде. Хәмер сату вакыты озайтылгач та вазгыять әллә ни үзгәрмәс. Психотерапевт, «Яшәү территориясе» социаль инициативалар үзәге башлыгы Антон Миронов шул фикердә.

– Ниндидер чикләүләр белән генә вазгыятьнең яхшы якка үзгәргәне юк әле. Совет чорындагы кебек үк эчкечеләрне мәҗбүри дәвалау эше яңадан гамәлгә кертелсә, яхшы булыр иде, диләр. Әмма ул чорда да эчкечелекне җиңеп булмады бит. Бу афәттән котылу өчен, халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Кешенең лаеклы эше, тормыш алып барырлык хезмәт хакы булырлык шартлар тудырылсын. Кеше үзен иң беренче чиратта кеше итеп хис итәргә тиеш, – ди белгеч.

Антон Миронов, килеп туган катлаулы вәзгыятьтә, билгесезлек, иртәгәге көнгә ышаныч булмау аркасында, илдә эчкечеләр дә, наркоманнар саны да артачак, дип фаразлый.

– Пандемия башланган 2019 елда безгә мөрәҗәгать итүчеләр саны ике мәртәбә артты. Коронавирустан курыккан кеше бик зур стресс кичерде. Эшкә җитешә алмаган чаклар да күп булды. Минем тәҗрибәмдә мондый хәлнең булганы юк иде әле. Шушы шартларда яшәргә күнегеп кенә килә идек, үзегез күреп торасыз, вазгыять тагын да катлауланып куйды. Санкцияләр, инфляция, котырып үскән бәяләр, халыкның айлык керемнәре кимү… Хәзер бер хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр очын очка ялгап яшәгән халыкның хәле тагын да катлауланачак. Яшәү дәрәҗәсе төшәчәк. Бу авырлыкка чыдый алмыйча, күпләр шешәгә үреләчәк. Шул рәвешле илдә эчкечеләр саны да артачак. Наркотик ярдәмендә онытылырга теләүчеләр да күбәячәк, – дип фаразлый белгеч.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү