Кайгыртырга өйрәнер чак: 30 октябрьдән коронавирус белән бәйле чикләү чаралары катгыйлана

30 октябрьдән коронавирус белән бәйле чикләү чаралары катгыйландырыла. Чикләү сәүдә үзәкләренә дә, төнге тормышка да, мәдәни чараларга да кагыла. Әлеге таләпләр эпидемиологик вазгыять тотрыкланганчы дәвам итәчәк.

НӘРСӘ ҮЗГӘРӘ?

– Коронавирус белән чирләмәгән яисә вакцина ясатмаган 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри үзизоляция режимы кертелә;

– барлык җәмәгать урыннары һәм ваклап сату кибетләре эшчәнлеге 23.00 сәгатьтән алып 6.00 сәгатькә кадәр туктатыла. Бу кагыйдә даруханә һәм ягулык салу станцияләренә кагылмый;

– теләсә нинди күңел ачу һәм массакүләм чаралар оештыру тыела;

– 18 яшьтән кечерәкләргә рәсми вәкил яисә ата-анасыннан башка сәүдә үзәкләренә йөрү тыела. Озата йөргән кешенең QR-коды булу мәҗбүри;

– мунча һәм сауналарның төнге сәгатьләрдә эшләве туктатыла.

QR-КОД КАЙДА КИРӘК?

– Аэропорт һәм вокзал эчендәге урыннардан кала барлык биналарда;

– мәйданы 150 квадрат метрдан арткан азык-төлек белән сату итми торган кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә;

– спорт, бассейн үзәкләрендә;

– аерым керү урыны булмаган кинотеатрларда;

– аквапаркта.

Моңа өстәп, 15 ноябрьдән башлап, QR-код түбәндәге җәмәгать урыннарына йөрү өчен дә кирәк булачак:

– теләсә кайсы кинотеатр;

– театр;

– концерт залы;

– физкультура комплексы;

– цирк.

QR-кодны күрсәткәндә, кайбер биналарда шәхесне раслаучы документ таләп итәргә мөмкиннәр.

ЭШЧӘНЛЕГЕН ТУКТАТЫП ТОРАЧАК

– бина эчендәге күңел ачу үзәкләре һәм аттракционнар;

– компьютер клублары;

– ломбард;

– боулинг-клублар;

– бина эчендәге сату күргәзмәләре, ярминкәләр.

КЕМНӘР ЭШЛИ?

Хакимият органнары, күпфункцияле үзәкләр, тормыш, көнкүрешне тәэмин итүче, өзлексез эшләүче предприятиеләр, белем бирү оешмалары үз эшен дәвам итәчәк. Оешма һәм шәхси эшмәкәрләр 30 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр оешма-предприятие эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәткәрләр санын үзләре билгеләргә тиеш. Республика буенча 170 вакцина ясату пункты бар, эшләми торган атнада алар хезмәт күрсәтүдән туктамаячак. 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр мобиль төркемнәр оештырачаклар. Алар эш урыннарына килеп, хезмәткәрләргә вакцина ясаячак.

Вазгыять нинди?

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина белдергәнчә, республикада коронавируска бәйле хәл киеренке кала. Соңгы атнада чир йоктыру күрсәткече 27 процентка арткан. «Чикләүләр якындагы 1–2 атнага гына түгел, эпидемиологик вазгыять тотрыкланган чорга кадәр кертелде. Күңел ачу биналары, бәйрәм чаралары, кафе-рестораннарның төнге эшеннән вакытлыча баш тартып тора алабыз», – диде ул.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренчә,  коронавирус белән 17 меңләп медицина хезмәткәре көрәшә. Барлыгы 7,5 мең ятак әзерләнгән. Шуларның 9,5 проценты гына буш.

– Үлем белән идарә итәр өчен авыру белән идарә итәргә кирәк. Ә авыручылар белән бары тик ике юл белән генә идарә итәргә мөмкин. Беренчесе – чикләү чараларын кертү, ә икенчесе – вакцинация. Башка юл юк. Ил күләмендә авыручылар саны да, үлүчеләр дә арта. Вакцинаны вакытында ясатып өлгергән Германия, Бөекбритания кебек илләрдә үлүчеләр саны кимүгә таба бара, – диде министр.

Республиканың икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин бизнес вәкилләренә күрсәтеләчәк ярдәм чаралары хакында сөйләде. Кайбер ярдәм чаралары турында федераль хакимият вәкилләре дә әйткән иде инде. Алары турында карарлар шушы көннәрдә чыгачак.

– 2021 елда Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү өчен 1,2 млрд сум акча бүлеп бирде. Икътисад министрлыгына караган структураларның капиталлашуын исәпкә алып, бу ярдәмнең суммасы 3,55 млрд сумга җитте, – диде ул.

Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов ялган QR-код һәм белешмәләр белән тотылган кешеләр өчен каралган җаваплылык турында искә төшерде.

– 30 октябрьдән башлап Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ялган белешмә һәм QR-код ясау, сату, сатып алу һәм куллану очракларын ачыклау буенча тикшерүләр оештырачак. Вакцина ясату турында ялган белешмә кулланган өчен Россия Җинаять кодексының 327 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган, максималь җәза – 6 айга кадәр кулга алу. Ялган кодлы кешене объектка керткән юридик зат 20.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылачак. Ялган QR-кодтан файдаланган кеше генә түгел, аны ясаган затка да җавап бирәсе. Андыйларга 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. Җинаять ятьмәсенә медицина вәкиле җәлеп ителгән булса, аның бу адымы ришвәтчелек, ваемсызлык яисә вазыйфаи җинаять буларак бәяләнәчәк. Хокук бозган өчен 200 мең сум күләмендә штраф яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган, – диде ул.

Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева илдәге вазгыять аерым бер кешегә генә кагылмый, шуңа да хәзер бердәмлекнең ни икәнен күрсәтер чак дигән фикердә.

– Чиргә каршы тору өчен барыбызга да бердәм булырга кирәк. QR-кодлы таләпләр беркайчан да рәхәт һәм уңай булмаячак. Бу – безнең «комфорт зонасы»ннан чыгуыбыз. Әмма чыгарга кирәк, – диде ул. – Хәзер бер-беребезне кайгыртыр чак. Табигать безне үзе үк кайгыртырга өйрәтә.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү