Бәйрәм табынына кабымлык ясау ЫСУЛЫ

Тәнзилә Идиятуллина рецепты

Кирәк:

тарталетка

тавык ите

шампиньон

каймак

суган

тәменчә тоз

сыр

Иң беренче эш итеп тавыкның түш итен вак итеп турап, тозлы суда тиз генә пешереп алырга һәм суын сөзәргә.
Туралган шампиньонны суган белән  бераз тоз салып кыздырырга.
Кызгач, өстенә итне салырга. Бер кашык кибет каймагы өстәп болгатырга.
Суынгач, тарталеткаларга салып, өстенә сыр уарга һәм ул эрегәнче мичкә тыгып алырга.

Фото: vkuso.ru


Фикер өстәү