“Китап” радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов автойөреш турында: Бу беренчесе һәм соңгысы түгел

“Китап” радиосының 25 октябрьдә башланган Казан-Уфа-Казан автойөреше тәмамланды. Өч көн дәвамында автомарафонда катнашучылар Татарстанның Мамадыш, Минзәлә, Актаныш районнарында, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә, Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә, Үрге Яркәй авылында, Чакмагыш районында, Уфада һәм Туймазыда булды.

“Китап” радиосы өч көн дәвамында Татарстан һәм Башкортстан районнарында әдәби-музыкаль чыгышлар белән йөрде.

– Безнең максат бик гади – “Китап” радиосының әдәби-музыкаль контентын татарлар яшәгән урыннарда һәм мобиль кушымталар аша тыңлаган кешеләргә җиткерү, алар белән күрешү, аларның мәнфәгатьләрен ишетү, бездән нәрсә көткәннәрен белү иде. Милли әдәбиятны милләттәшләребез арасында пропагандалауны да күз алдында тоттык, – диде радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

“Китап” радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова киләсе марафоннарга да әзер булуын әйтте.

– Марафон бик яхшы узды, без бик канәгать калдык. Башкортстанда безне бик әйбәт каршы алдылар. Дуслык күперен ныгыттык дип саныйм. Киләсе марафоннарны көтеп калабыз, – дип сөйләде ул.

Алмаз Миргаязов сүзләренчә, киләсе марафон Чуашстан һәм Түбән Новгород якларына планлаштырылган.

– Анда күпләп татарлар яшәгән авылларга барырга җыенабыз. Икенче елга  Ульяновск, Самара, Саратов юллары буйлап Кырымга кадәр барырга исәп. Бөтендөнья татар конгрессы белән сөйләшүләр алып барабыз. Планнар зурдан. Алга таба мондый турлар булырга тиеш, чөнки моңа ихтыяҗ бар. Әле бу беренчесе һәм соңгысы түгел, – диде ул.

                                                                                               Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү