Үпкәсез туй: «Болгар радиосы» X Милли музыкаль премиясе лауреатларын бүләкләде

Эмиль Җәләлетдинов – легенда, Илүсә Хуҗина – алып баручы, елның максатчан җырчысы – Рафис Кәлимуллин… Болар «Болгар радиосы»ның X Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында ачыкланды. Өч сәгатьтән артык барган тамашаны «ВТ» хәбәрчесе дә карап кайтты.

«Болгар радиосы» премиясе, елдагыча, бер сәхнәдә популяр җырчыларны һәм сәхнәгә ныклы адымнарын ясаучы яшь башкаручыларны җыйды. Концертка килгән халык «Пирамида» залының фойесыннан ук бәйрәм рухына күмелде. Тамашачыларны җанлы музыка, үзенчәлекле, әкияти затлар каршы алды.

Тамаша сюрпризларга бай булды. Әйтик, милли премияне алып баручы хатын-кызның кем булуы концерт башлангач кына ачыкланды. Тантананың алыштыргысыз алып баручысы, радионың баш мөхәррире Илфар Кәримов янында быел опера җырчысы Илүсә Хуҗина урын алды.

– Алып баручы буларак, бу – минем беренче тәҗрибәм. Каушау бар, әлбәттә. Әллә нинди зур профессионал булсаң да, халык каршына, сәхнәгә чыкканда һәрвакыт дулкынланасың инде ул. Шушы рольне миңа ышанып тапшырганнарына бик рәхмәтлемен, – диде Илүсә Хуҗина.

Илфар Кәримов та яңа партнеры турында:

– Актриса, сәхнә кешесе икәне күренеп тора. Рольгә бик тиз кереп китте, – диде.

Тик җырчының беренче тәҗрибәсе булгангамы, алып баруда ниндидер киеренкелек сизелде. Һәр чыгыштан соң мәхәббәт, опера һәм эстрада арасындагы уртаклык һәм аермалар турында озын-озак сөйләшүләр дә ялыктыргыч булып тоелды. Бераз гына импровизация, динамика җитеп бетмәде.

Беренче бүлек Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган премьера – быел Болгарда куелган «Кара пулат» операсыннан өзектән башланды. Ариядән өзекне Илүсә Хуҗина башкарды. Операның композиторы Эльмир Низамов маэстро ролендә булды. Сүз уңаеннан, Эльмир Низамовны Татар музыкасының асылын саклап, җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен бүләкләделәр.

Милли музыкаль премиядә барлыгы 30 номинациядә җиңүчеләр ачыкланды. «Алтын йолдыз» сыны белән ел дәвамында «Болгар радиосы»нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар бүләкләнә. Аларны иң-иң дип табылган җырчыларга тапшырдылар. Премиянең тагын бер үзенчәлекле матур традициясе: җырчылар гына түгел, авторлар да лаеклы бүләкләрен алды.

Елдагыча, премиядә «Татар эстрадасы легендасы» дигән номинация тапшырылды. Аның кемгә биреләчәген шулай ук тамаша вакытында гына белдек. Быел бу исемгә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов лаек булды. Тере тавышка «Болгар кызы Айсолтан»ны җырлаганнан соң тагын берне җыр башкарды сәхнәне сагынган аксакал. Тамашчы да алкышларын кызганмады.

«Алтын йолдыз» сынын беренче тапкыр алучы җырчылар да байтак иде. Араларында Илгиз Мөхетдинов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова кебек яшь талантлы башкаручыларны күрү аеруча сөендерде.

–  Бу – минем өчен зур шатлык һәм дәрәҗә. Шул ук вакытта җаваплылык та тоям. Мин күбрәк халык һәм классик әсәрләрне башкарам, үземне төрле жанрларда да сынап карарга тырышам. Тиздән джаз стилендә җырым чыгачак. Аны тыңлаучылар яратып кабул итәр дип ышанам. Джаз – татарлар өчен чит юнәлеш, диләр, ә мин алай уйламыйм. Мондый премияләр татар музыкасының бөтен төрлелеген күрергә ярдәм итә, – диде Сәйдә Мөхәммәтҗанова.

«Елның популяр җыры» номинациясендә «Алтын йолдыз»ны Филүс Каһиров алды. Кайсы җыр икәнен аңлавы кыен түгел: күптән иҗат ителгән, әмма хәзер тагын да зуррак популярлык казанган «Киек каз юллары». Кызганыч, бу юлы Артур Хәсәновны искә алмадылар. Ул әлеге җырны мобилизацияләнгән егетләрнең гимны дәрәҗәсенә күтәрде.

Татар эстрадасына ташкын булып килеп кергән җырчы. Алып баручылар аны тамашачыга шулай тәкъдим итте. Номинациясе дә махсус үзе өчен уйлап табылган кебек. Сүзем – «Иң максатчан җырчы» номинациясендә бүләкләнгән Рафис Кәлимуллин турында. Җырчы беренче «Алтын йолдыз»ын алды.

– «Болгар радиосы» премиясен тапшыру тантанасында катнашырга күптән хыяллана идем. Быел насыйп булган, димәк. Моны эшемнең нәтиҗәсе дип саныйм. Халык бик яраткан «Оныттым инде күптән» җырын башкарам, – дип сөйләде ул безгә. – Яраткан тамашачым булганда, мин һәрвакыт җаваплылык тоям. Тиздән яңа альбомым чыга, төркемем биючеләр һәм музыкантлар белән тулыланды. Әкрен генә гастрольләргә дә йөри башлыйбыз.

Җырчы Азат Фазлыев мондый премиядә катнашуны халык белән тагын да якынаю чарасы дип саный.

– Һәрбер җырчының үз урыны, үз тамашачысы. Күңелгә үтеп керә торган җырлар безне халыкка якынайта. Мондый премияләр дә шуңа бер сәбәп булып тора, – диде ул.

«Кайнар хит» тапшыруында җиңеп, «Тамашачы сайлавы» номинациясендә Илдар Ямалиев, Зәринә Хәсәншина, Юлия Гарифуллина, Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Мурат Гайсин, Ильвина, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Илгиз Мөхетдинов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова бүләкләнде. Җырчыларны 30 номинациядә бүләкләгәч, телгә алынмаган җырчы калмады да бугай инде. Хәер, монда булмаса, башкасында искә алырлар. Бездә бит бер үк җырлар төрле фестиваль- бәйгеләргә күчеп йөрүчән. Ә бу юлы, туй үпкәсез булды, дип җиңел суларга була.

«Болгар радиосы» милли премиясе лауреатлары

Татар музыкасының асылын саклап, җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен – Эльмир Низамов
Татар җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен – Салават Фәтхетдинов
Татар эстрадасы легендасы – Эмиль Җәләлетдинов
Елның популяр җыры – Филүс Каһиров («Киек каз юллары» җыры)
Иң халыкчан җырчы – Винера Ганиева
Иң үзенчәлекле җырчы – Винарис Ильегет
Кабатланмас тавыш – Эльмира Кәлимуллина
Иң романтик җырчы – Марат Яруллин
Иң тынгысыз җырчы – Рифат Зарипов
Иң креатив җырчы – Анастасия Макарова
Иң дәртле җырчы – Илназ Баһ
Иң моңлы җырчы – Раяз Фасыйхов
Иң романтик дуэт – Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар
Иң максатчан җырчы – Рафис Кәлимуллин
Халык мәхәббәте – Илсөя Бәдретдинова
Иң лирик җырчы – Ришат Төхвәтуллин
Йөрәкләргә үтеп кергән җыр – Гүзәл Уразова («Мин яратам сине, тормыш» җыры)
Үлмәс хит – Айдар Галимов («Бөдрә таллар» җыры)

Ләйсән Сафина

 

 


Фикер өстәү