Татарстанда М-4 трассасында һәлакәткә очрап гомере өзелгән ике-ир атны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта prokazan.ru хәбәр итә.
Алар икесе дә гуманитар йөкне батальоннарына китергә тиеш булганнар. Берсе –Чаллының танылган педиатры Николай Зотов, икенчесе — Тукай районының «Татарстан» совхозы бистәсендә яшәүче, разведчик Тимур Дунаев.
Юл-транспорт һәлакәте Воронеж өлкәсендәге Терновое авылы янында була. Мобилизацияләнүчеләр гуманитар ярдәм рәвешендә тапшырырылган «УАЗ-буханка» автомобильләрен үзләре хезмәт иткән иткән урынга алып килергә чыккан булганнар.