Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына Яңа ел бүләкләре өчен 9 миллионнан артык акча бүлеп бирелә

Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына Яңа ел бүләкләре өчен шәһәр бюджетыннан 9,3 миллион сум бүлеп биреләчәк. Шулай ук тормышта авыр хәлләрдә калган балалар, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм гел бишле билгесенә укучылар – барлыгы 8,3 мең бала бүләкле булачак.

Автомобиль төзүчеләр шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хәлимов әйтүенчә, шәһәрдә шушы категориядәге балалар өчен 19-26 декабрь аралыгында мэрның чыршы бәйрәмнәре уздырылачак.
“Башлангыч сыйныфларда укучыларны, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, шулай ук мобилизацияләнгән ир-егетләрнең һәм “Алга”, “Тимер” батальоннарында хезмәт итүчеләрнең балаларын бик матур бүләкләр көтә”, –дип ышандырган шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Чаллыдан 801 укучы Президент Рөстәм Миңнехановның Чыршы бәйрәменә киләчәк. Мобилизацияләнүчеләрнең балалары (1-4 сыйныфта укучы) өчен Казан Кремлендә Кремль чыршысы бәйрәме 23 декабрьдә үткәреләчәк. Ә инде 5-11 сыйныфларда укучылар өчен Президентның чыршы бәйрәме 25 декабрьдә “Татнефть Арена”да узачак.


Фикер өстәү