Туп батмый ул елгада: Роналду дөнья чемпионатындагы чыгышын күз яшьләре белән тәмамлады

Дүртәү генә калдылар. Атна ахырында футбол буенча Катарда узучы дөнья чемпионатының ярымфиналына чыккан командалар ачыкланды. Аргентина белән Хорватия һәм Франция белән Марокко арасындагы очрашулардан соң төп матчта кемнәрнең туп тибәсе билгеле булачак. Дөньядагы иң шәп ике футболчының берсен елаткан Марокко исә чемпионатның төп ачышына әверелде. Ә французларга рәттән икенче мәртәбә чемпион исемен яулау бик кыйммәткә төшәргә мөмкин.

Беренче көннәре буш трибуналар, җенси азгынлык кебек спортка бернинди катышы булмаган вакыйгалар белән истә калган дөнья чемпионатында, ниһаять, футбол беренче планга чыкты. Финал якынлашкан саен, көрәш кискенләшә, футбол тарихында яңа сәхифәләр языла. Аларны бик озак искә алачаклар, гәпләшәчәкләр һәм тикшерәчәкләр әле. Анысы киләчәк өчен. Бу көннәрдә исә спорт сөючеләр арасындагы төп бәхәскә нокта куелырга тора. Кем яхшырак: Лионель Андрес Месси Куччиттинимы, әллә инде Криштиану Роналду душ Сантуш Авейрумы? Инде дистә ел дәвамында футболга мөкиббән  халык әнә шул сорауга җавап таба алмый интегә. Дөресрәге, бу ике егет җанатарларны ике төркемгә бүлде. Алар яңарткан рекордлар, керткән туплар һәм эшләгән акчаны санап бетерерлек түгел. Барысы да бар, әмма берсенең дә дөнья чемпионы булып танылганы юк. Быелгы чемпионат исә – соңгы мөмкинлек. Мессига – 35, Роналдуга исә – 37 яшь. Аларның тагын дүрт елдан җыелма команда составында уен кырына чыгасын күз алдына китерү кыенрак.

Аргентина җыелма командасы Голландияне пенальтилар ярдәмендә булса да отып, Лионельның төп хыялына таба тагын бер адым ясады. Көньяк Америка егетләре үзләренең лидерлары өчен барысын да эшләргә әзер булуларын яшерми. Шуңа күрә, Аргентина Дөнья кубогын ота калса, бу иң элек Мессиның җиңүе буларак кабул ителәчәк. Португалия командасында хәлләр нәкъ киресенчә булды. Дөнья чемпионаты алдыннан тавыш чыгарып, «Манчестер Юнайтед» белән араларны өзгән, хәзер үзенә яңа эш урыны эзләү белән мәшгуль булган Роналду запас, ягъни алмаш уенчыга әверелде. Чемпион калса, хәтта карьерасына нокта куярга әзер булган «йолдыз»ның хыялын исә Марокко уенчылары чәлпәрәмә китерде. Криштиануның быелгы чемпионаттагы чыгышы аның җиңелүдән соң аккан күз яшьләре белән истә калачак. Тарафдарларын бары бер нәрсә – Аргентинаның оттыруы юата алса гына инде.

Роналдуны елаткан Марокко исә дөнья чемпионатының төп ачышына әверелде. Моңа кадәр Африкадан бер генә команданың да ярымфиналга кадәр барып җитә алганы юк иде. Хәзер алар өчен бөтен Африка һәм мөселман илләре җан ата дисәк, әллә ни арттыру булмас. Плэй-оффка үз төркемендә беренче урынны алып чыккан Марокко футболчылары 5 уенда нибары 1 туп керттерде. Планетаның иң яхшы уенчылары тупланган Бельгия, Хорватия, Испания һәм Португалиягә каршы уйнап, мондый күрсәткечкә ирешү үзе үк зур мәгънәгә ия. Бу егетләрнең туктыйсы килми. Ә чиратта – Франция. Әлеге очрашу ничек кенә тәмамланса да, французларга барыбер авыр булачак. Марокко җанатарларының, яраткан командалары җиңгәч, Европа шәһәрләрендә шау-шулы бәйрәм оештыру гадәте бар. Бельгия, Германия һәм шул ук Франциядә кибетләр җимерелде, машиналар яндырылды, полиция белән бәрелешләр килеп чыкты. Җиңелүдән соң ни буласын күз алдына да китерү кыен.

Дөнья чемпионатының ярымфинал уеннары 13 һәм 14 декабрь көннәренә билгеләнгән. 18 декабрьдә буласы финалда кемнәр очрашыр? Месси белән французларның төп «йолдыз»ына әверелгән һәм Катарда 5 туп керткән Мбаппемы? Әллә инде 2018 елда Россиядә узган финалы кабатланып, төп матчка Хорватия белән Франция чыгармы? Марокконың да үз хыялы бар.

Кайчан кем чемпион булды?

Ел Чемпион Икенче урын
1930 Уругвай Аргентина
1934 Италия Чехословакия
1938 Италия Венгрия
1950 Уругвай Бразилия
1954 ФРГ Венгрия
1958 Бразилия Швеция
1962 Бразилия Чехословакия
1966 Англия ФРГ
1970 Чехословакия Италия
1974 ФРГ Голландия
1978 Аргентина Голландия
1982 Италия ФРГ
1986 Аргентина ФРГ
1990 Германия Аргентина
1994 Бразилия Италия
1998 Франция Бразилия
2002 Бразилия Германия
2006 Италия Франция
2010 Испания Голландия
2014 Германия Аргентина
2018 Франция Хорватия

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү