Россия Оборона министрлыгы өлешчә мобилизациягә кагылышлы мөһим карар кабул иткән

Россия Оборона министрлыгы вәкилләре илдә өлешчә мобилизациягә кагылышлы яңа карар турында сөйләп үткән. Бу хакта PRIMPRESS яза.

Биредә сүз мобилизацияләнүчеләргә акча күчерү турында бара. Хәрби хезмәткә чакырылган ир-егетләргә ноябрь ае түләве 10 декабрьдән башланган. Аларга 195 әр мең сум акча күчерелә.

Шул ук вакытта Оборона министрлыгында ассызыклап үтелгәнчә, декабрь аенда бу хәрбиләр тагын бер тапкыр түләү алачак. Гадәттәге график буенча, декабрь ае өчен түләү киләсе елның гыйнварында гына күчереләсе булган. Әмма министрлык вәкилләре, солдатлар һәм аларның гаиләләре Яңа елга кадәр акчалы булсыннар өчен, алданрак түләргә карар иткәннәр.


Фикер өстәү