Хәрби хезмәткә баручыга 195 мең сум акча 3-4 көн эчендә бирелә

Хәрби хезмәткәр бер тапкыр бирелә торган түләүне контракт имзалаганнан соң 3-4 көн эчендә алачак. Контракт буенча хезмәткә сайлап алуның Казандагы пункты башлыгы Евгений Токмаков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Хәзер хезмәт хаклары белән бәйле бернинди бюрократик буталчыклар да юк, барысы да гадиләштерелде. Контрактка кул куйганнан соң гамәлдәге хәрби хезмәткәр сайлап алу пунктыннан китә. Контракт имзалаган вакыттан аның хезмәт итү еллары башлана, түләүләр күчерелә. Кеше Саклану министрлыгыннан 195 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүне шунда ук ала алсын өчен боларның барысы да гадиләштерелде. Алар бу акчаны 3-4 көн эчендә алачак», — диде ул.

Аның сүзләренчә, хәзер һәрбер гражданин бер елга кадәр яки бер, ике һәм өч елга контракт төзи ала. Моңа кадәр хәрби хезмәттә булган гражданнар гына бер елга кадәр контракт төзү хокукына ия.

«195 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен срогы 1 елдан артык тәшкил иткән контракт төзергә кирәк», — диде Токмаков.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы контрактчылар һәм аларның гаиләләре, кредит каникуллары, салымнардан азат ителү һәм балаларны өстенлекле шартларда укытуны да кертеп, төрле ташламаларга исәп тота алуы хакында хәбәр иткән иде. Моннан тыш, аларга эшкә урнашу, белем бирү буенча хезмәтләр тәкъдим ителә, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтелә.

РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләү турында тагын да тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин.

 


Фикер өстәү