Илсөя Бәдретдинова иң иң ачуын китергән нәрсә турында сөйләде: «Әй бахыр, миңа бирергә насыйп итсен, сиңа…»

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова ТМТВ телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында алып баручы Лилия Кадыйровага иң ачуын китергән нәрсә турында сөйләгән.

– Билет сатып алудан да матур гадәт юк. Билетны бушка сораудан да начар гадәт юк. Үләм шундый кешеләргә ачуым килеп. Район үзәкләренә, шәһәрләргә киләм дә: «Администрациягә менә шуның хәтле билет бирергә тиеш», диләр. Кем әйтте? Нигә сезнең районда иң хәерчеләре шулармени? Күп балалы кешеләр, пенсионер әбиләр, студентлар сатып алып килеп утыралар. Имеш, аларга 20шәр, 50шәр урын кирәк булырга мөмкин. Килеп туктый анда 10 миллионлык машина белән һәм миннән чакыру билеты сорый. Әлбәттә, бирәм. Шәхсән миннән сорасалар бирәм. Мине әби бөтен хәерчеләргә ярдәм итәргә кирәк, дип үстерде. «Синнән калмасын, кызым, бөтен мохтаҗларга да ярдәм итәргә кирәк», дия иде. Бирәм дә эчемнән жәллим. «Әй бахыр, миңа бирергә насыйп итсен, сиңа башка болай сорарга насыйп итмәсен инде»  дия-дия бирәм, дигән җырчы.


Фикер өстәү