Газетага язылу

Саба сәхнәсендә «Сәхия» премьерасы тәкъдим ителде

6 октябрь көнне Байлар Сабасы мәдәният йорты сәхнәсендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры гаҗәеп тирән һәм олы соклану уяткан затлы тамаша — Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестенә нигезләнгән «Сәхия» драмасын тәкъдим итте.

Бу көнне Саба халкы сәнгать дөньясында сирәк очрый торган, зур дәрәҗәдәге яңача, оригиналь һәм новаторлык рухы белән сугарылган премьераның шаһиты булды.

Төп мәгълүмат өлкәннәргә билгеле, ә яшьләргә аның серен чишеп бирү дөрес булыр иде, бәлки яшьләребездә татар театрын яратып аңа тартылырлар.

Әсәргә килсәк, Фәнис Яруллинның бу повесте терлек-кош язмышы аша кешеләрнең эчке дөньясын, ялгызлыкны һәм тормыш фәлсәфәсен ача.

Җырда бу юллардан башланган моңлы җырлар халык арасында киң таралган.

 

Мәгънәсе аның бик тирән. Казның кычкыруы — сагыш, югалту яки туган яклар моңы символы булып сурәтләнә. 

Тамашачы буларак, бу әсәр мине аның тирән фәлсәфәсе, режиссерлык осталыгы һәм актерларның җан тетрәткеч уены белән таң калдырды. Газета битләре аша әлеге тамаша – сугыш чоры ятимнәренең ачы язмышы турында олы хисләремне барлык сәнгать сөючеләр белән уртаклашасым килде.

Спектакльнең нигезендә — илебез тарихының иң канлы һәм ачы сәхифәсе, авыр сугыш еллары ята. Бу — гаилә җылысыннан, әти-әни назыннан мәхрүм калган, балачаксыз калган сугыш чоры ятимнәренең иңрәве. Әсәрнең төп кыйммәте дә шул чор балаларының, яшь татар кызларының иңенә төшкән авырлыкны күрсәтү аша кешелек сыйфатларын югалтмау феноменын ачуда.

 

Төп каһарман — яшь кыз Сәхия. Әнисенең фаҗигале үлеменнән һәм әтисенең фронтка китүеннән соң, ятим калган апалы-сеңелле ач үлемнән калу өчен ул үзенең хатын-кыз табигатеннән ваз кичәргә мәҗбүр була. Ул чәчен кыскарта, ир-ат киемен кия, иң авыр ир-ат эшләренә җигелә һәм авылда «Сәхи» исеме астында ир-ат булып таныла. Аның тормыш юлы Себернең катлаулы нефть вышкаларына кадәр сузыла. Бу — гади генә яшәү өчен көрәш түгел, бу — кешеләрне коткару өчен үз асылыңны корбан итү. Киче Сәхия ролендәге актер башкаруы да мине кызыксындырды.

 

«Сәхи(я)» драмасында төп рольне — яшь Сәхия образын — Минзәлә театрының талантлы яшь актрисасы Миләүшә Шәяхмәтова башкара. Бу роль актриса өчен иҗат юлындагы иң зур һәм җаваплы эшләрнең берсе булып тора.

Ул сәхнәдә яшь Сәхиянең бу тирән бәргәләнүләрен, хатын-кыз җанының ир-ат кабыгы аша өзгәләнүен шулкадәр оста һәм чынлык белән башкарды — тамашачы сәхнәдә актерны түгел, ә чын кеше язмышын күреп күз яшьләрен тыя алмады. Рольнең үзенчәлекләре һәм актерлык уенын ике төрле сәхнә образын күрде.

Сюжет буенча артисткага бер үк вакытта нәфис кыз бала да, сугыш чоры авырлыклары аркасында чәчен кисеп, ир-ат киемен кигән кырыс егет — «Сәхи» образын да оста гәүдәләндерде.

Без тамашачы һәм тәнкыйтьчеләр бәясе буенча Миләүшә Шәяхмәтованың драматик хатын-кыз язмышын тирән хисләр, эчке бәргәләнүләр аша күрсәтә алуы режиссерның да, тамашачының да югары бәясенә лаек булды. 

 

Өлкән буын артистлары белән бәйлелек зур иде. Тамашада Сәхиягә туры юлны күрсәтүче, намус авазы булып торучы Зәйнәп әби ролен Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина башкара. Аларның сәхнәдәге бергәлек иҗаты спектакльгә аерым бер җылылык һәм тирәнлек өсти. Зәйнәп әби үзе дә бер «ялгыз каз» кебек, яки «үрдәк» картлар адымы белән оста әүкән-тәүкән килеп сәхнәдә тормыш сабакларын өйрәтеп йорде.

Бары бер реквизитның «мең төрле» тылсымы үзгәрешен күреп тә шак каттык. Бу режиссерның новаторлык чишелеше иде. Спектакльнең иң үзенчәлекле һәм истә кала торган ягы — аның метафораларга бай визуаль сәнгатьчә теле. Сәхнәдә зур реквизитлар өеме юк, әмма режиссер уйлап тапкан бер агач тәгәрмәчле татар сәкесе тамаша барышында мең төрле образга керә! Бу гади сәнгатьчә деталь — режиссер кулында могҗизалы бер дөньяга әйләнә:

Төп каһарманнар сугыш турында сөйләшкәндә ул — кунак сыйлый торган өстәл яки гаилә читендәге авыл коймасы (басма);

Икенче бер мизгелдә — Сәхиянең ятим балаларны кочаклап елаган ятак-коресы яки мәхәббәт сере яшеренгән сандык;

Вакыйгалар тизләшкәндә ул — Себер юлына алып баручы авыр арба, еракка чабучы поезд вагоны яки гудоклы машина;

Драматургик нокталарда исә — үткән тормышны тасвирлаучы экран, авыл урамындагы скамейка, хәтта гаиләнең ныклы стенасы һәм бөтен тормыш тәгәрмәчен уйнаучы аерым бер зур сәхнә!

 

Ә бердән бер йорт тәрәзәсе ул — йортның «күзе-колагы» һәм ишеге дә булды.

Мындый күренешне мин 1996 елларда Армен Джигарханян җитәкчелегендәге Мәскәү драма театрында гына күргәнем бар иде. Анда тезелеп торган иске шкафлар шәһәр йортлары да, капка да, ишек тә, шкаф та була алган иде.

Бу яңа күренеш — театр дөньясындагы чын метафора, минимализм аша максималь тирәнлеккә ирешү юлы. Катлаулы декорацияләрсез дә, бер генә җайланма ярдәмендә тамашачыны ерак Себер тайгаларына да, сугыш еллары авылына да алып кереп китеп була икәнен яшь режиссер тагын бер тапкыр исбатлады. Бу аның үзенең бер иллаһи ачышы иде, һәм бу – олы Команданың бердәм эше булды. Спектакльнең уңышы — зур һәм бердәм артистлар командасының фидакарьлеге нәтиҗәсе. Спектакльдә катнашкан һәрбер актер үз ролен зур җаваплылык белән, тулы бирелеп уйнады. Олы буын артистларның акыллы таләпчәнлеге һәм яшьләрнең сәхнәдәге дәртле эчкерсезлеге сәнгатьнең югары синтезын тудырды.

Әлеге олы тамашадан соң, күңелдә туган рәхмәт хисләрен җиткермичә мөмкин түгел. Мин, Байлар Сабасы халкы исеменнән режиссер Александр Далматовка һәм бөтен иҗади төркемгә тирән рәхмәтемне белдерәм.

 

Шулай ук әлеге олы бәйрәмгә үзенчәлекле бер җылылык өстәп, Александр Далматовны кайчандыр Казанда укыткан остазы — бүгенге көндә Саба районы Миңгәр авылында яшәүче һәм иҗат итүче, үз шәкертләренең уңышлары белән чиксез горурланучы танылган рәссам-сынчы, режиссер Фәйзрахман Камаловның да иң җылы сәламнәрен һәм Зур Рәхмәтен җиткерәм! Нәкъ менә шундый остазларның гореф-гадәтләрен саклап, милли сәнгать традицияләрен яңа дәрәҗәгә күтәргән шәкерт белән чын-чыннан горурланырга була.

Саба халкы бу кичтә чын театр бәйрәме кичерде, рухи яктан байыды һәм тетрәнде. Без сезгә сүнмәс-сүнмәс иҗат дәрте, яңа үрләр һәм тамашачы мәхәббәте телибез! Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры кабат Сабага килсәләр тамашачылар кабатлап  «икенче күзлектән» күрердәр дип ышанам.

Раушания Габидуллина,  Башкортстанның мәгариф отличнигы,

Татарстан Республикасы Саба районы Миңгәр авылындагы «Затчы-Зодчий»

шәхси музей-остаханәсе җитәкчесе,

табигать белеме фәннәре магистры, этимолог,

тикшерүче, рәссам һәм фәнни хезмәткәр.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре