Барыбыз да бер көймәдә. Җәлил турниры алдыннан оештыручылар ни хакында сөйләште?

Көрәшле Сабан туе, көрәшле милләт булып калыйк, дисәк, барыбызга тырышасы. Җитәкчелеккә ярышларны оештырасы, журналистларга – җиңүләр һәм шәхесләр турында сөйлисе, халыкка батырлар данын еракларга таратасы. Шулай итеп кенә үсәсе! Әнә бит: Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры хакында 59 нчы ел сөйлиләр. Анда җиңү яулаганнарның исемнәре еллар узу белән дә онытылмый, даны югалмый, диләр.

Дәрәҗәсе төшмәде

Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “ВТ” газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирына республиканың шәһәр-районнарыннан, күрше төбәкләрдән 400гә якын көрәшче килер дип көтелә. Саннар үзләре үк турнирның абруе турында сөйли. Моны Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та искәртә.

– Соңгы елларда көрәш буенча дөнья беренчелеген дә оештыра башладык. Әмма Муса Җәлил истәлегенә уза торган ярыш – иң дәрәҗәлесе, абруйлысы. Көрәшчеләр фикере дә шундый. Ул тарихка да шундый бәйге булып кереп калды. Хәзер инде 59 нчы тапкыр оештырабыз. Аны иң катлаулы чорларда да саклап калып булды. Моның өчен, билгеле, ярышны гамәлгә куйган газета редакциясенең төрле еллардагы баш мөхәррирләренә, хезмәткәрләренә рәхмәт. Татарстанның көрәш федерациясе җитәкчеләре дә бу бәйгегә хәерхаһлы, – диде министр урынбасары. – Соңгы елларда республикада бик күп спорт корылмалары төзелде. 131 төрле спорт төре белән шөгыльләнү мөмкин. Шулар арасында безнең яраткан көрәшебез дә бар. Көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов һәрвакыт: “Көрәш – ул сәнгать, ул безнең яшәешебез”, – ди. Безнең дә аны шундый итеп саклыйсы килә. Әмма яшьләребез өчен үзенчәлеклерәк тоелган спорт төрләре барлыкка килә, шуларга тартыла. Көрәшне саклап калырга, ә моның өчен бергәләп эшләргә кирәк.

Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнир алдыннан матбугат вәкилләренең җыелуы матур гадәткә әйләнеп барса да, моңа кадәр бер генә очрашуда да әлеге ярышта батыр калган дүрт шәхеснең берьюлы катнашканы юк иде. Шундыйларның берсе – бу турнирны 10 мәртәбә откан, көрәш буенча атказанган спорт остасы, Балтач районының башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов. “Муса Җәлил истәлегенә бәйге турында шушы югарылыкта сөйләшәбез икән, бу да инде аның дәрәҗәсе турында сөйли. Без көрәшкән чорда да көрәшченең абруен Муса Җәлил исемендәге ярышны никадәр отуына карап бәялиләр иде. Ул кешеләрне безгә дә үрнәк итеп күрсәттеләр. Бу турнирга башка төрле рух белән әзерләнә, отарга дип килә идек. Бәһасе зур, киләчәктә дә шулай булсын, аны югалтырга ярамый”, – дип уртаклашты ул.

Көрәш буенча атказанган спорт остасы Раил Нургалиев ярышның 9 мәртәбә җиңүчесе. Быел Айдар абыйсын куып тоту мөмкинлеге бар.

– Муса Җәлил истәлегенә уза торган турнирны һәм Татарстан беренчелеген иң мәртәбәле ярышлар дип саныйм. Җиңүләр үзеңнән, әзерлектән тора. Әле алга таба да көрәшергә исәп. Барлык ярышларга да бер төрле әзерләнәм. Муса Җәлил истәлегенә уза торган турнир – җитди ярыш. Мин Теләче районы командасы өчен чыгыш ясыйм, – диде көрәшче.

Башкалада бил алышалар

Бу көрәш ярышы дистә елдан артык Казаннан читтә – Чаллыда, Әлмәттә, Биектауда, Зәйдә, Актанышта, Минзәләдә узы. Быелгы турнирның төп яңалыгы да аның башкалага янә әйләнеп кайтуыдыр.

– Спорт министрлыгы, Көрәш федерациясенә рәхмәт. Ашаган белми, тураган белә. Әле бит аның матди чыгымнары да бар. Без исә бу ярышның гореф-гадәтләрен, батырлар исемен саклау өлешен кайгыртабыз. Быелгы турнирның иң зур яңалыгы – аның кабат Казанга әйләнеп кайтуы. Әлеге турнир спорт чарасы гына түгел, ә бу спорт төрен яратучыларның очрашу урыны да, – диде “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире урынбасары Илнар Хөснуллин.

Мәгълүм булганча, Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш 18-19 мартта узачак. Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров әйтүенчә, бер айга тоткарлык белән оештырылганга күрә, халык арасында батырлар ярышы үтәрме-юкмы дигән сүзләр дә йөргән.

– Ярышның яңалыгы дигәннән, шуны әйтик: турнирда командалар, көрәшчеләр саны буенча бернинди чикләүләр дә юк. Күрше төбәкләрдән дә киләбез, диделәр. Әлеге көрәш ярышы башкалардан абруе һәм дәрәҗәсе белән аерыла. 20 еллап анда мин дә катнаштым. 4 тапкыр җиңүгә ирештем. Монда җиңү яулау – зур дәрәҗә ул. Бу хакта барлык көрәшчеләр дә әйтә, – диде Марсель Таһиров.

Батырларга каралган бүләкләргә килгәндә, беренче урында калган пәһлеванга – 50 мең, икенче урын өчен – 40 мең, ике өченче урынга 30ар мең күләмдә акча бирәчәкләр. Узган елның матур традициясен дәвам итеп, финал ярышында иң яхшы көрәш алымнары күрсәткән егеткә легендар көрәшче Ильяс Галимов исемендәге махсус премия тапшырылачак. Аның күләме – 30 мең сум.

Халык та көрәштән хис-кичерешләр генә түгел, бүләк белән кайтып китәчәк. Быел көрәш ярышында бүләк уйнатырга җыеналар. Аны Татарстанның көрәш федерациясе белән берлектә “Манзара” компаниясе оештыра. Билет бәясе – 200 сум. Билетларны Manzarapro.ru сайтыннан, “Ак барс” көрәш сараенда сатып алырга мөмкин. Бүләк ияләре турнирның икенче көнендә ачыкланачак. Күчтәнәчләр саллы һәм кирәкле булачак, дип ышандырды оештыручылар: көрәштән батыр акчалы һәм исемле кайтса, тамашачы – суыткычлы, телевизорлы булып кайтып китәчәк.

Хәлил Шәйхетдинов шелтәсе

Спорт министрының беренче урынбасары журналистларга да шелтә белдерде. Әлеге дә баягы сенсация артыннан куу, ыгы-зыгылы вакыйгаларны яктыртуны күпкә кызыклырак дип табуыбызга төрттерде. Сер түгел, көрәштә дә булгалый андый мизгелләр. Хәлил Шәйхетдинов андый гаугаларны гына яктыртырга кирәк түгел, ди.

– Җәнҗал чыга калса, шул хакта яктырталар. Ә теге яисә бу көрәшченең шәхесе турында ник юк? Аның ата-анасы кем? Нинди тормышта яши? Бу егетне күрсәтеп, аның аркылы көрәшебезне таныту белән беребез дә шөгыльләнми. Кызык кирәк, тамаша кирәк! – дигән фикердә министр урынбасары. – Күптән түгел безнең авылда Фирдүс Тямаев концерты булды. Шунда Фирдүскә болай дидем: “Татарстанда көрәшчеләр чыккан бик күп авыллар бар. Ләкин безнең Шыңар кебек көрәшчеләр биргән бер авыл да юк. Шулчак Фирдүс Раил Нургалиевны һәм башка көрәшчеләрне искә алды. Әгәр шул ук артистлар барган җирләрендә көрәшчеләр турында сөйләсә, көрәш тә юкка чыкмас иде дигән өметтә яшим.

Хәлил Шәйхетдинов үзе көрәшеп, батырлар тәрбияләп йөргән чакны да телгә алды. Төгәлрәге көрәш паһлеваны образын сыйфатлады.

– Миңа үз авылымда 10 нчы сыйныфта укыганда ук батыр калырга насыйп булды. Авылда мунча керәсең дә, клубка чабасың. Анда кунак кызлары да була. Синең исә клубка атлап керүләрең дә, аралашуың да башка. Авыл урамнарыннан үтүе дә бүтән, баш горур. Шул ук Раилләр без сөйләгәннәрне йотлыгып тыңлый иде. Мин аларга: “Үзем сөйләгәннәрнең азы гына да колагыгызга керсә, мин бәхетле булыр идем”, – дип әйтә килдем. Сүземнең мантыйгы нәрсәдә? Батыр образын әнә шулай зурлап, данлап сөйләргә, яктыртырга кирәк. Бу безнең бурычыбыз. Көрәш – спорт төре генә түгел ул. Аны саклап калу – һәркайсыбыз бурычы, – диде ул.

Очрашу нәүбәтеннән көрәш дөньясында мәңгелек сорауга әверелә барган хөкемдарлык, көрәшчеләрнең башка җирлекләр өчен чыгыш ясаулары турында да сүз кузгаттылар. Боларына җавапны тиз генә табып булмас анысы. Тәкъдим-фикерләр генә бар.

Тагын әле батырларның әдәп-тәртибе мәсьәләсе кузгатылмый калды. Балл һәм җиңү артыннан куып кына, милләтнең лаеклы баһадирын тәрбияләп буламы? Хәлил Шәйхетдинов тәмләп сөйләгән батыр образына хәзерге егетләр туры киләме икән соң ул? Турнир монысын да күрсәтер. Тамашачы исә гаделлек һәм батырлык тамашасын күрер дип телик.

  • ЯРЫШ ТУРЫНДА ФАКТЛАР
    Көрәш ярышын чаллылылар – 9, әлмәтлеләр – 7, түбәнкамалылар 5 мәртәбә откан. Рекордлы күрсәткеч – Балтач батырларында. Аларда – 13 җиңү.
    Чаллы батыры Айрат Гыйлаев әлеге турнирны 12 тапкыр откан.

Фикер өстәү