50 ел бергә гомер итүче Бабаниязовлар: «Тиз кабынабыз, тиз сүнәбез. Берничә көн сөйләшми йөргән чакларыбыз булмады»

Лена апа белән телефоннан сөйләштек. Күп булса, ярты сәгатьләп гәпләшкәнбездер инде – шул кыска арада яшәвенең асылын да, тормышының матурлыгын да гади генә итеп сөйләп бирде ул. Чөнки ул гади нәрсәләрдән дә тәм табып яши белә. Лена апа белән Әлфәт абый Мамадыш районының Югары Ушма авылында гомер кичерә. Быел гаилә коруларына 50 ел була икән.

«Лена апа, Әлфәт абый белән ничек таныштыгыз?» – дим, сүзне башлап. Ә аңа башкасы кызык әле. «Кызым, тавышың бик яшь кебек, эшли генә башладың мәллә?» Сорагач, бераз үзем турында да сөйләдем инде.

– И җаным, безнең яшьлек тә шундый матур иде бит!  Мамадыш районының Югары Сон авылы кызы мин. Мәктәпне тәмамлауга, укытучы булып эшли башладым. Ул чакта андый мөмкинлек бар иде. Үзем читтән торып укырга да кердем. Кая ул вакытта кияүгә чыгу турында уйлау! Тормыш мәшәкатьләренә кереп чумсам, укуымны тәмамлый алмам, дип курыктым. Ә башка кызлар бер-бер артлы кияүгә чыга торды. Ә мин, тәвәккәлләп, тере урыс та күрмәгән башым белән Казанга чыгып киттем, – дип, яшьлек хатирәләрен яңартырга тотынды әңгәмәдәшем. – Яңадан укырга кердем. Бу юлы көндезге бүлеккә. Башта бер әбигә фатирга кереп тордым. Ул әбине әле дә хәтерлим мин: усал һәм таләпчән карчык иде. Оныгың һәм тагын өч квартирантка белән яшәсәң, башкача булмыйдыр шул. Бер атнага бер кызны җыештыру эшләренә җаваплы итеп куя иде ул. Берсендә шулай идән юып йөрим. «Вот, посмотрите на татарочку! На совесть работает», – дип әйтеп куйды әбиебез, башка кызларга эндәшкән булып. Имеш, тегеләр өстән-өстән генә шомартып йөриләр, ә мин җиренә җиткереп юганмындыр инде…

«Машинасына да кызыкканмындыр…»

Аннан тулай торакта да яшәгән Лена апа. Рәхәт, күңелле тордык, ди. Ә Югары Ушмага укуын тәмамлагач кайткан. «Завучлары киткән чак иде, югары белемем булгач, аның урынына мине куйдылар». Әлфәт абый исә бер ел алдан кайткан була. «Мамадышка, ЮХИДИ идарәсенә барып эшләгән мәле иде аның. Ә минем Мамадыш – Казан юлын таптап арыган чагым. Хәзер генә балалар уч төбеннән төшми, ә без «абый, утырт әле»не ятлап бетергән идек. Ә Әлфәт абыегызның машинасы бар иде. Моңа кияүгә чыксам, үземә дә, балаларыбызга да олы юлга чыгып китү ансат булачак, дип уйладым инде үземчә. Үзе дә озаткалады. Бер ел йөргән булдык та, өйләнешеп тә куйдык», – дип, шул чакларны искә алды Лена апа.

Әлфәт абый үзе без шалтыратканда өйдә түгел иде. «Тәрәзә төбем тулы помидор минем, инде чәчәк атарга әзерләнәләр. Шуларга савытлар ясарга дип чыгып китте бабай», – дип, аклап куйды аны әңгәмәдәшем.

Кавышканда икесенә дә 25 яшь булган. «Хәзер инде олы кызыбыз 50 яшен тутыра. Узган гомер, диген… Бик бай әти-әни без – Алла биргән өч кызыбыз бар, өчесе дә Мамадышта яши. Төпчегебез әтисе юлын сайлады – милициядә кадрлар бүлеге җитәкчесе  урынбасары, подполковник. Берсеннән-берсе тәмле җиде оныгыбыз да бар», – дип, гаиләсе белән таныштыруын дәвам итте Лена апа.

«Әлфәтнең «матаен»да мин дә элдердем…»

– Тормыш булгач, төрле хәлләр була бит. Әйткәләшкән чакларыгыз буламы? – дип сорыйм Лена ападан.

– Йолдызлык буенча без икебез дә – Арыслан. Ырлашабыз, ырлашабыз да дуслашабыз. Безнең шулай әйткәләшкәнне карап торган кеше: «Сезнең ызгышуыгыз да кызык бит», – дип кызыга безгә. Йә миңа нәрсәдер ошамый, йә аңа. Икебез дәшми кала алмыйбыз. Ләкин чәй табынына утырганда ул ызгышулар онытыла – берни булмагандай чөкердәшәбез. Тиз кабынабыз, тиз сүнәбез. Берничә көн буе сөйләшми йөрү… юк-юк, андый чаклар булмады, – ди ул, көлеп.

Өйләнешеп, бергә тора гына башлаган елларда Әлфәт абый кайтып кермәгән диярлек. Ул чакта алар ЮХИДИда бөтен районга өч кенә кеше булган. «Башта «матай»да чыгып чаба иде. Аннан ул «матай» миңа да эләгә башлады. Җыелышларга да, башкасына да утырам да чыгып чабам. Балаларны утыртып җилдергән чаклар да булды».

Ул чакта алар Әлфәт абыйның әти-әнисе белән бергә яшәгән. Башкалар хәтта көнләшеп тә караган аларга. «Шундый яхшы яшәдек. Безнең әткәйнең таләпчән кеше булуын бөтен авыл белә иде, ә без килешеп яши белдек. Арага сүз кыстырып караучысы да булды инде. Котыртучылар беткәнмени. Юк, ышанмадым мин аларга. Әлфәтне яманласалар, үзеннән сорый идем дә, үзе ни әйтә, шуңа ышана идем. Ул миннән көнләшеп, мин аны көнләп яшәмәдек», – дип, тормышының гөрләп торган чакларын искә алуны дәвам итте әңгәмәдәшем.

Лена апа хуҗалык эшләрен дә Әлфәт абыйга ышанып тапшырган. Акчаны элек тә кесәдә тотмый идем, хәзер дә шулай, ди. Бөтен кирәк-яракны Әлфәт абый ала, башкасына да, тиененә-тиенен җиткереп, үзе түләп бара икән. Ә бакча эшләре өчен Лена апа җаваплы икән. «Җәй көне шуннан кермим инде», – ди.

«Бәхетне читтән эзләмәскә кирәк…»

Яшьләр арасында аерылышучылар күп, Лена апа. Сезнең кебек тигез гомер итүнең берәр сере бармы? – дим аңа.

– Аның серен белүче, менә дигән киңәш бирә алучысы булса, аны табарлар иде дә, телдән-телгә йөртеп, берәү дә аерылышмас иде… Юк шул аның сере. Ныклы никах күкләрдән биреләрдер ул, аннан, тагын бик күп нәрсәләрдән торадыр.  Яратуның иң югары ноктасы – балаларга карата мәхәббәт. Кешенең чәчәк атар чагы була. Ягъни яшьлек инде ул. Аннан җимешләр җыяр чак җитә, ягъни үз балаларыңны тәрбиялисең. Һәр чорның кадерен белергә, бәхетне читтән эзләмәскә кирәк. Булганын яхшыртыйк, кадерен белик, – дип җавап бирде Лена апа.

Әңгәмәдәшем бүген үз тормышыннан бик канәгать. «Гомеремнең бер генә минуты да әрәмгә китмәде. Мин укытучылар кадерле чакта эшләп, тормышның иң дәртле чагында яшәп калдым. Беркайчан да үзем турында гына кайгыртмадым. Зарланмадым, ә уфтанып утырган кеше янында әле дә озак тора алмыйм. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип тә юкка әйтмиләр, гел нидер эшләп торырга кирәк. Яшьрәк чакта бик яратып бии идем мин, авыл укытучылары белән концертлар да куйдык. Әле хәзер дә, берәр матур җыр ишетсәм,  бии башлыйм».

Лилия Гыймазова

 

 

 


Фикер өстәү