Гөлназ Сәфәрова: «Гаиләдә бөтенләй башка мин»

Кайчандыр аны кабул итмиләр иде, хәзер, киресенчә, аңа охшарга тырышалар. Рәхмәтен дә, тәнкыйтен дә еш ишетергә туры килә аңа. Эшләмәгән кешене генә күрмиләр, ә тик тормаска күнеккән Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрованың һәр адымы күз уңында. Без аның белән юбилей концерты, уңыш серләре, хатын-кыз бәхете һәм эстрада хәлләре турында сөйләштек.

 «Тиеш» һәм «кирәк» турында

– Гөлназ Сәфәрова – кем ул бүген?

– Тормышта үз позициясен, үз урынын тапкан кеше. Быел минем юбилей һәм мин теләгән әйберемә ирешеп, үз урынымны булдыра алдым. Бу – сәхнә генә түгел. «Үз урыным» дигәндә мин күңелемә ятышлы эштә эшләвемне дә, үз гаиләмне төзүемне дә, әни һәм кыз булуымны да кертәм – бүгенге образым менә шулардан җыелды.

– Кечкенә яки үсмер чакта, менә шушы яшемдә шундый уңышларга ирешәчәкмен, дип уйлый идегезме?

– Алдан ук әйтәм: бу минем хыялым түгел иде. Кайчан да булса иң шәп алып баручы булачакмын, танылачакмын, сәхнәдән төшмәячәкмен, дип уйланып, хыялланып утырганым булмады. Бу – эш, минем һөнәрем, һәм мин аңа тыныч карыйм. «Карагыз, мин менә моңа ирештем», – дип тә йөргәнем юк.

Мәктәптә укыган чакта, алдыма шундый максат куйган идем: тормышта дәрәҗәле, тотрыклы позициямне булдырачакмын. Сәхнәдәме ул, юриспруденцияме, медицина өлкәсендәме – мөһим түгел. Иң мөһиме – үз урыныңны табу, шәхес буларак формалашу, профессионал булу. Нинди генә һөнәр иясе булсаң да, үз өстеңдә эшләүдән туктамаска кирәк дигән фикердә мин.

– Танылган журналист һәм укытучы баласы булу җаваплылыгы белән бәйлеме бу, әллә үзегезгә нидер раслыйсыгыз килдеме?

– Үземә. Мин һәрвакыт алдыма билгеле бер планка куя идем. Аңа ирешкәч, тагын да югарыракны. Кеше өчен эшләгәнем булмады. Билгеле, әти-әнинең дә: «Син моны булдыра алмыйсыңмы әллә?» – дигән чаклары шактый булды. Мәсәлән, бу концерт күбрәк әни теләге белән оештырылды. «Үз эшеңә нәтиҗә ясый белергә кирәк», – диде ул миңа. Сүзен тыңладым, әлбәттә. Ләкин күп очракта «кирәк» һәм «тиеш»не үземә үзем әйтә идем. Мәктәптә «бишле» билгеләренә генә укырга кирәк – укыдым, университетны яхшы тәмамларга тиешмен – тәмамладым. Болар минем өчен мөһим иде. «Синдром отличницы» дип әйтәләр бит әле – менә шул булгандыр инде миндә дә.

Бу бит хәзер дә үзгәрми. Көненә икешәр чара алам, тегендә чабам, монда барам. «Нишләп үз өстеңә шулкадәр күп аласың?» – дип еш сорыйлар. Кайвакыт үзем дә, чыннан да, авыр бит бу, дип уйлап куям. Тик тормыш рәвешенә әйләнеп беткәч, киресенчә, шушы максатлардан, үземне һәрвакыт стресста тотудан башка яшәү кыенрак икән ул. Авырлыкларны кичеп чыгу ошый миңа. Табигатем, холкым шундый, күрәсең. Нәтиҗәсен күргәч, шундый рәхәт бит.

«Сәхнәгә чәчне пеләшкә алдыртып чыгарга кушсалар, ризалашкан булыр идем…»

– Күбрәк һәм нәтиҗәлерәк эшләгән саен, тәнкыйтьләүчеләр дә арта. Бер әңгәмәдә «аларга исем китми» дигән идегез, әле дә шул фикердәме?

– Әлбәттә. Кеше сүзенә үз-үзеңә ышанмаган вакытта игътибар итәсең бит. Ул сиңа нидер әйткәннән күңелеңә авыр була икән, димәк, бу шик синдә моңа кадәр дә яшәгән. Менә мондый шикләрдән, үз-үзеңә ышанмаудан арыныр өчен эшләргә кирәк. 100 процентка!

Иң зур һәм иң кырыс тәнкыйтьчем – мин үзем. Бөтен йомшак якларымны, җитешсезлекләремне дә беләм, күрәм, шуңа күрә үземне мактаганым да юк. Профессионаллар тәнкыйтьләсә, сүзләренә колак салам. Алар мине өйрәтә бит. «Гөлназ, менә болай түгел, башкача кирәк», – дип аңлаталар. Үзем елап, үзем шулай кирәклеген эчтән генә уйлап торган чакларым да булды. Ә кемнеңдер «Син ямьсез!», «Син юләр!» кебек комментарийларына исем дә китми. Хәмдүнә апа элек: «Безне атом бомбасы да алмый инде», – дия иде. Аныкы кадәр тәҗрибәне әле тупламасам да, моның ише сүзләргә «тфү» генә дим дә эшемне дәвам итәм.

– Элегрәк, Сәфәрова кебек сөйләмә, дигәнне ишетергә туры килә иде. Сер  түгел, сезне башта кабул итмәделәр. Хәзер, киресенчә, ди-джейлар сезгә охшарга, сезне кабатларга тырыша. Моңа ничек карыйсыз?

– Тыныч карыйм. Бу турыда уйлаганым булды. 16 ел элек «Татар радиосы»на эшкә урнашканда мин яңалык кертергә тырыштым. Моңа кадәр татар телле радиостанцияләрдә укымыйча сөйләүче юк иде. Алларында – кәгазь, һәм тапшыру буе шуннан укыйлар. Әлбәттә, алар хатасыз сөйли иде. Ләкин импровизация дә, эмоцияләр дә юк бит. Миңа да «язасың да сөйлисең» диделәр. Ә миңа бу ошамый иде. Менә шулай, үзлектән сөйләп карыйм әле, дидем. Әле дә «БарсМедиа» группасына килеп эләгүемә сөенеп туя алмыйм, чөнки ул вакытта бу яңалыгымны кабул иттеләр, мине аңладылар. Аннан тагын үзгәрешләр кертә башладым – каршы килмәделәр. Ә бу бит шундый зур мөмкинлек! Ниндидер яңалык керткәндә, ялгышларсыз булмый, әлбәттә. Мин дә хаталандым. Сүккән кешеләр дә булды – эшләгән кешене кем генә сүкми соң? Ләкин нәтиҗәсе яхшы булды бит.

Минем кебек сөйләргә тырышалар икән – сөйләсеннәр. Бәлки алар мине кабатларга теләмидер. Бу бит үзенә күрә бер стиль – яшьләр стиле. Тавышларын минекенә охшаталар икән инде – ярар. Әнә бит Салават Фәтхетдинов булып җырлаучылар ничек күп булды, соңыннан барыбер үз юлларын таптылар. Берсендә миңа: «Җырчылар Салават булып җырлый, ә алып баручылар сиңа охшарга тырыша», – диделәр. Оялып куйдым шунда, әмма рәхәт булып китте.

– Баштагы мәлләрдә сөйләм буенча укытучыгыз кем иде?

– Беренчедән, әти-әнием. Фоат Галимуллинның, Фирдүс Гыймалтдинов, Васыйл Гарифуллин, Айрат Арсланов, Инсаф Абдулланың киңәшләре бик ярдәм итте. Кыскасы, чын профессионаллар.

– Ә сәхнә образын тудырырга кем ярдәм итте?

– Яшерен-батырын түгел, Аллага шөкер, стиль, зәвык дигән әйбер үземдә дә бар. Ә ул бит бар нәрсәдә чагыла! Әбигә, әнигә карыйм да, ана сөте белән керә икән ул, дигән нәтиҗәгә киләм.

Ләкин һәр өлкәнең үз остасы булган кебек, сәхнә образын тудырганда да миңа стилистлар ярдәм итте. Алар бит күбрәк белә. Әле эшли генә башлаган мәлләрдә мин Надежда Әюпова белән таныштым. Ул үз яңалыкларын минем аша кертте, дисәм дә, арттыру булмас. Ә мин нәрсә? Чәчеңне сарыга буйыйбыз йә кисәбез, дисәләр, ризалаштым. Бер аягыңны тулысынча ача торган күлмәк киясең, дисәләр, каршы килмәдем. Әле дә хәтерлим: озын чәчле чагым иде, бер сарыга, бер карага буйый-буйый, асылынды да төште ул. Кычкырып еладым шунда! Ләкин икенче көнне үк, «Татар җыры»н пеләш баш белән алып барырга кирәк, дисәләр, берсүзсез ризалашкан булыр идем.

«Хатын-кызның көче – аның көчсезлегендә»

– Сез – лидер. Бу сыйфатның ирегезгә дә хас булуын әйткән идегез. Тәлинкәләр дә ваткалагансыз. Хәзер ничек? Җәмгыятьтә дәрәҗә арткан саен, гаиләдә юл кую авыррак түгелме?

– Юк, хәзер бар да киресенчә. 18 яшьтә үзеңне танк дип уйлыйсың. Әти-әнигә әйткәнем булды: ирем белән аерыласым килә икән, уйлап та тормыйм, имеш. Үзем генә булдыра алам, янәсе. Хәзер бит инде башка акыл да керә башлады, Ленардан, гаиләмнән башка күп нәрсәне булдыра алмавымны бик яхшы аңлыйм. Ленар – миңа да, безнең гаиләбезгә дә зур терәк. Минемчә, хатын-кыз менә шулай ир-ат артында булырга тиештер дә инде. Билгеле, салмыш ирләрнеке түгел, ә үз дәрәҗәсен раслый һәм аклый алган кешенең генә җилкәсе саклый ала.

«Хатын-кызның көче – гаиләдә», – дигәнегез бар. Элегрәк, өйдә вакытны аз үткәрәм, дип, үзегезне бик тирги идегез, ахры. Хәзер бераз үзгәрдегезме?

 – Әйе, хәзер гаиләм янында булырга мөмкинлек табам. Элегрәк үз исемем өстендә эшләсәм, бүген вакытымны күбрәк якыннарыма багышларга тырышам. Кайбер чаралардан баш тартам, чит шәһәрләргә бик йөрмим. Приоритетларым үзгәрде. Әби әйтмешли, өйдә һәрвакыт яңа пешкән ризык исе һәм чисталык булырга тиеш. Ә хатын-кыз бер-ике көн генә булса да өйдә тормый икән, өйнең шыгы, яме калмый. Ни генә дисәләр дә, гаилә җылысын без саклыйбыз.

– Ә хатын-кызның бәхете нәрсәдә?

– Аның гомуми формуласы юктыр инде. Кем өчендер ул – бер-бер артлы биш бала табып, пешеренеп, шул турыда блог алып бару. Кемнеңдер гаиләсе юк, үз бизнесы бар. Ни өчен ул бәхетсез булырга тиеш? Яраткан эше, үз көче белән ирешкән дәрәҗәсе бар икән, ул да бәхетле. Өченче тапкыр кияүгә чыккан хатын-кызны бәхетсез диләр. Нигә? Ул да бит үз бәхетен тапкан!

Ә минем өчен бәхет ул – гаиләм, яраткан эшем һәм якыннарымның янымда булуы.

– Бүген хатын-кызга бәхетле булу өчен нәрсә җитми?

– Дөресен генә әйткәндә, шундый зур проблема бу. Көчле ир-атлар турында әйттем, ләкин алар бик сирәк бит бүген. Ире эчсә яки шикле кешеләр белән чуалса, мондый хатын-кыз берничек тә бәхетле була алмый.  Саный китсәң, бик күп бит, чөнки бу – дөнья күләмендә таралган проблема. Хатын-кыз бәхетенә сәясәт тә, икътисад та, хәтта менә бу коронавирус та йогынты ясый. Без үз балаларыбыз, аларның киләчәге өчен тыныч түгел икән, бәхетебез тулы була алмый. Мондый чакта шушы факторлардан читләшергә тырышып, ул бәхетне гаилә эчендә төзергә кирәктер, миңа калса.

– Монда хатын-кызның көче роль уйныймы?

– Мин элек уйный дип уйлый идем, ләкин алай түгел икән ул. Кемгә ничек язган бит. Безнең гаиләне генә алыйк: сеңлем Айсылуны миңа капма-каршы итеп куярлык. Ул тыйнак, сабыр, беркайчан да каршы килми, «ярар» дип кенә тора. Һәм мине карагыз. Сеңлем – нәкъ принцесса кебек. Мәсәлән, менә бу ипи кисәген мин тир түгеп тапсам, сеңлемә Ходай аны китерә дә куя.

Хәзер мин хатын-кызның көче – аның көчсезлегендә, дип уйлыйм. Йомшаграк булган саен, аны кадерлисе, саклыйсы килә. Шуңа да кайбер очракларда үземне туктатып калам, гаиләдә бөтенләй башка мин.

Блиц-сораштыру

Авыр чакта иң зур терәгегез кем?

– Якыннарым. Ләкин беренче урында җан дустым – әбием.

– Сезне чыгырдан чыгара торган күренеш?

– Үз эшеңне начар башкару.

Бүген теләсә кем чыгып җырлый аламы?

– Ала. Теләге һәм акчасы була икән, җырлый, әмма эстрадада озакка кала алмый.

– Татар эстрадасында иң еш очрый торган хата?

– Тиз арада үзләрен «йолдыз»га саный башлыйлар да тиз генә «сүнәләр».

– Иң шәп ял?

– Авылда, урманда.

– Көнегез нәрсәдән башлана һәм ни белән тәмамлана?

– Улым Айданга иртәнге аш пешерүдән башлана һәм аның белән утырып чәй эчкәч тәмамлана. Сәгать ничәдә генә кайтсам да, көтеп утыра ул мине.

– Тәртип ул – …

– …режим.

– Гөлназ Сәфәрова – брендмы?

– Әйе.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү