Илдус абый Сәгъдиев: Бу яшьтә игътибар үзәгендә булу уңайсыз бит

Озак еллар Арча педучилищесының директоры булып эшләгән, исеме легендага әверелгән Илдус абый Сәгъдиев гаилә тормышында да үрнәк булды. Быел хәләл ­җефете, безнең химия укытучысы Флюра апа белән тормыш итә башлауларына 60 ел тулды.

Без, республиканың гына түгел, ­Россиянең төрле почмакларында яшәүче меңләгән укучылары, бу уңайдан гөр килеп шатланыштык, мөгаллимнәребезне чын күңелдән котладык, аннан, хатирәләргә бирелеп, тынып калдык бугай. Үзем дә шул халәттә. Арча урамнарын иңләп йөрүләребез әле кайчан гына иде бит. Хәер, кайчан гына түгел, 50 ел үтеп киткән икән инде. Ул вакытта без, 14–15 яшьлек кызлар-малайлар, зур дөньяда яши башладык: ят җирләр, күрмәгән-белмәгән кешеләр… Әмма бу беренче мәлгә генә шулай булды. Укытучыларыбыз безнең өчен бик тиз якын кешеләргә әверелде.

Сүзсез калдык

Флюра Гумәровна беренче дәрескә килеп кергәч, без, аңа карап, сүзсез калдык. Йөз­ләре янып, күзләре балкып торган гүзәл кеше иде ул. Алай гынамы соң? Ягымлы, ярдәмчел, игътибарлы, сүзсез дә аңлый кебек. Бөтен яхшы сыйфатларны үзенә җыйган, диярсең. Чәч йөртүләре, кием-­салымы дисеңме тагын! Кыскасы, безнең кебек әллә ни күрмәгән авыл кызлары өчен менә дигән эталон иде Флюра апабыз. Шул хакта серләшеп кенә бетергән идек, барыбызны да тагын бер кат сүзсез калдырган хәбәр ишеттек: бездә соклану уяткан укытучыбыз математика укыту­чысы Илдус Габдрахмановичның хәләл җефете булып чыкты. Ахырда: «Буе бәлә­кәйрәк булса да, кызның кәттәсен эләктергән», – диюдән башканы әйтә алмадык.

Бу икәүнең барыбызга да үрнәк булырлык гаилә икәнлегенә без тора-бара төшендек. Беренче мәлдә артык таләпчән булып күренгән Илдус абыйга да бик тиз ияләштек. Ике елдан аны завуч итеп куйдылар да дәресләрен кыскарттылар. Математика фәненнән безнең төркемне аның укучысы укыта башлады. Бу хәл белән килешә алмадык кына бит. Контроль эшләрне сыйныфыбыз белән начар билгеләргә эшли башладык. Кыскасы, математиканы аңламас дәрәҗәгә җиттек. Кәеф бөтенләй төште. Бу халәтне Илдус абый үзе генә төзәтә алды. Ул безгә яңа укытучыны кабул итәргә, тырпаерга түгел, киресенчә, ярдәм итәргә кирәклеген аңлатты. Без – булачак укытучылар бит. Әгәр үзебез дә шундый хәлдә калсак? Менә шуны төшендерде остазыбыз. Ниһаять, эшләр җайланды. Әмма Илдус абый укуны тәмамлаганчы безне күз уңыннан ычкындырмады.

Өченче курста укыганда Арча мәктәп­ләрендә башлангыч сыйныф укучыларына дәресләр бирә башладык. 1 нче мәктәптә, кызлары Лилия белән уллары Роберт укыган сыйныфларда дәрес бирү безгә аеруча җаваплылык өстәде. Барып чыкмаса, әти-әниләренә кайтып әйтсә­ләр, оятыңнан ниш­ләрсең, дигән курку булган, күрәсең.

Хәлләр ничек?

Сабакташлар белән телефоннан еш аралашабыз. Сөйләшә башлауга, беренче булып: «Илдус абый белән Флюра апаның хәлләре ничек?» – дигән сорау бирәләр. Бәхеткә, һөнәремә күрә миңа остазларым белән гел аралашып яшәргә туры килде. Арча якларына командировкага килгән саен, кагы­лып китәргә тырышам. Мин килгән җиргә Илдус абый үзе дә йөгереп килеп җитәр иде. Рәхмәт яусын, ияртеп, аңлатып, геройларым белән таныштырып йөргән ­чак­лары да күп булды. Мин – аның өчен һаман укучы бала әле. Аннан килеп, Арчада нинди генә чара узса да, Илдус абыйдан башка булмагандыр ул. Педучилищедан киткәч, озак еллар районда ветераннар оешмасын да җитәкләде. «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган Китап һәм ­театр бәйрәмендә дә «Районда газетаны иң озак укыган кеше» номина­циясендә җи­ңеп чыкты. 1951 елдан бирле, кайда гына яшәсә дә, аның өенә Татарстанның баш газетасы (үзе шулай ди) килеп тора. Әйтүенчә, бер җөмләсен дә укымый калдырмый икән. Ул гына да түгел, һәр язма турында диярлек фикерләрен әйтеп шалтырата да әле. Аның һәр сүзе үтемле, хәтта тәнкыйть сүзен дә бик урынлы җиткерә белә. Кайчагында мин аны: «Флюра апаны гел калдырып йөрисез», – дип, шаярту катыш шелтәләп тә алам. «Бер минут та вакыты юк. Мәчеткә йөри. Биш вакыт намазын да калдырмый», – ди Илдус абый.

Язмый калып булмый

Парлап йөргән урыннары да күп, әлбәттә. Әгерҗе кызы Флюра белән Биектау районы Урал авылы егетен үз иткән Арчада күпме дуслары, укучылары бар аларның. Бу җә­һәттән гел: «Сез – бик бәхетле кешеләр. Капка төбенә чыгу белән, ерактан күреп, барысы да исәнләшә, хәлләрегезне сораша башлый», – дим. Чөнки мондый күренешкә үземнең дә әллә ничә тапкыр тап булганым бар. Урамга чыксаң, Илдус абый белән тыныч кына сөйләшеп барам димә инде. Ә педагогия көллиятендә ­Сәгъдиевләр – көтеп алынган кунаклар. Бергә яши башлауларына 60 ел тулган юбилейларына да көтмәгәндә кунакка чакырганнар аларны. Үз­ләрен генә түгел, бергә эшләгән укыту­чы­ларны да җыйганнар. «Аларның күбесе – минем укучыларым яки мин эшкә алган кешеләр инде», – ди Илдус абый. Икесенең дә бик күңеле булган. Бу хакта көллиятнең бүгенге директоры Гөлнара Гарипова белән дә гәпләшеп алдык.

– Илдус абый белән Флюра апа – безнең киңәшчеләребез дә, ярдәмчеләребез дә, – ди ул. – Нинди генә сорау килеп туса да, башлап аларга шалтыратам. Тәҗрибәгә бай булгач, әйтер сүзләре дә күп. Беркайчан да авыр хәлдә калдырмыйлар. Студентлар өчен дә үрнәк алар. Нинди мөгаллимнәребез барлыгын күреп, белеп торсыннар дибез.

Юбилей дигәннән, Илдус абый әйтүенчә, алар бу көнгә әллә ни игътибар да итмәгәннәр. Ә менә балалары, укучылары чын бәйрәм ясаган. Көн-төн телефон шалтыраудан туктамаган. «Безнең өчен иң кадерлесе шул булды. Инде педучилищены әллә кайчан тәмамлаган укучыларыбыз котлады. Каян белеп бетергәннәр? – дип гаҗәпләнгән була үзе. «И Илдус абый, сезне ничек онытып була инде?» – дигән булам. Нинди генә әйбәт кеше булса да, барлык даталарны күз уңында тотып булмый инде анысы. Бигрәк тә мәгълүмат кайнап торган бүгенге дөньяда. Әмма дөресен әйтим: ул көнне төрле елларда педучилище тәмамлаган кешеләрне берләштергән чатлар «кайнап» торды. Бу җәһәттән шунысын да әйтергә кирәк. Инде 9 нчы дистәне куып барсалар да, ­Сәгъдиевләр цифрлы җиһазлар белән идарә итү өлкәсендә бер дә кимен куймыйлар.

Илдус абый белән Флюра апаның өч баласы, биш оныгы Казанда яши хәзер. Кайчагында, берсе дә Арчада калмады, дип борчылып та куялар. Андый вакытларда: «Кайгырмагыз, Казан белән Арча тоташкан бит инде хәзер», – дим. Күңелләре күтәрелеп китә. Чыннан да шулай. Балалары, оныклары гел кайтып, әти-­әниләренең хәлләрен белешеп торалар. Лилия белән Роберт Казан төзелеш институтында укыган булсалар, Тимур нәкъ менә әтисенең эшен дәвам иттерде. Башта педучилищены тәмамлады да педагогия институтының физмат факуль­тетында белем алды. Хәзер Казанның

57 нче мәктәбен җитәкли. Бу юлы да, һәрвакыттагыча, әти-әниләренә чын бәйрәм ясаган алар.

– Галәмәт кыландылар инде, – ди Ил­дус абый, көенгән булып сөенә-сөенә. – Казанга алып китеп, өч көн буена мәҗ­лес оештырдылар. Истәлекле урыннарда йөрттеләр. Без Флюра апаң белән Ленин урамындагы ЗАГСта язылышкан идек. Шунда бардык. Хәзер анда банк урнашкан икән. Студент чагында «монастырь»да урнашкан тулай торакта яшәдек. Аны да күрсәттеләр. Беренче тапкыр очрашып танышуыбыз да шунда булган иде. Бик матур итеп видеоларга төшерделәр. Ва­кыт-вакыт уңайсыз да булып китте. Алай ук кирәкмәс иде инде. Үзләре тыныч, матур яшәсәләр, безгә шул бик җиткән.

Илдус абый мин сорашкач та: «Үзең өчен генә сөйлим, яза күрмә, яме. Бу яшьтә игътибар үзәгендә булу уңайсыз бит», – дип, кат-кат кисәтте. Язмыйм дип вәгъдә бирмәдем. Чөнки мондый дөнья бәһасе торырлык әйбәт кешеләр турында язмый кала алмаслыгымны белә идем. Аннан килеп, педучилищены тәмамлаган меңнәрчә укучылары да бер рәхәтләнеп, хатирәләргә күмелеп утырсыннар әле.

Мөгаллимнәребезгә барлык укучылары исеменнән сәламәтлек, имин тормыш телим. Безне шатландырып, озын-озак яшәсеннәр дигән теләктә калам.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү