Газетага язылу

Казан җылылык бирү чорына әзер

Казанда 2025–2026 елгы ягу сезоны тыныч узды. Җитди аварияләр булмады диярлек. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.

Казан җылылык бирү чорына әзер
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Аның сүзләренчә, җылылык бирү чоры 29 сентябрьдә башланып, 7 майда тәмамланды. Исегезгә төшерәбез: халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре нигезендә, шәһәрдә биш көн рәттән уртача тәүлеклек температура +8 градус булса, җылылык җибәрелә.

– Җылылык бирү чорына әзерлек мәсьәләләре аерым контрольдә һәм коммуналь комплекс эшенең өстенлекле юнәлеше булып тора, – дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин. – Казан 2026–2027 елгы ягу сезонына әзерлекне төгәлли дисәк тә була. Казанның өч ТЭЦы, «Казэнерго» АҖнең 125 котельные, «Татэнерго» АҖнең 45 һәм 3 район котельные әзер. Эш күләме зур, тышкы җылыту торбаларының 2 мең чакрымга якыны, шулай ук үзәктән җылытыла торган 5586 күпфатирлы йортта 9 мең чакрымга якын йорт эчендәге җылыту челтәре юылырга һәм басымны арттыру юлы белән сыналырга тиеш. Шулай ук 900 гә якын бюджет учреждениесендә һәм төрле милек рәвешендәге 9,5 меңнән артык предприятие һәм оешмада җылыту системалары тикшерелә.

Искәндәр Гыйниятуллин билгеләвенчә, «Татэнерго» АҖнең Казан җылылык челтәрләре 23 км җылылык челтәрен реконструкцияләгән һәм ремонтлаган инде. «Казэнерго» АҖ 2026 елда 14 км челтәрне алыштырган. Бүгенгә социаль өлкә объектларының әзерлеге 95 процент дип бәяләнә.

– Җылылык челтәрләрен су белән юу һәм пресслау эшләре йортларның 98 процентында башкарылган. Шәһәр комиссиясе барлыгы 16,5 мең кулланучының әзерлеген бәяли, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

– Соңгы елларда Казанда җылылык челтәрләрендә җитди аварияләр булмады. Бу – залда утыручы җитәкчеләрнең, республика хөкүмәтендәге коллегаларыбызның, җылылык белән тәэмин итү оешмалары җитәкчеләренең һәм аларның коллективларының системалы эшчәнлеге нәтиҗәсе. Барлык чаралар комплексы алдан ук үтәлә. Җылылык белән тәэмин итү системасы – зур комплекс, анда алты мең күпфатирлы йортны, шәһәребезнең йөзләгән социаль өлкә объектларын әзерләргә кирәк. Яңа ягу сезоны алдыннан быел да әзерлек эшләре башкарыла. Быелгы кыш та тыныч узар дип ышанабыз, – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.

– Торакларның әзерлек паспортлары 10 сентябрьгә кадәр рәсмиләштерелергә тиеш, җылылык белән тәэмин итә торган предприятиеләр рөхсәт документларын 25 октябрьгә кадәр алачаклар, Казан шәһәре кышка әзерлек паспортын 15 ноябрьгә кадәр алачак. Шәһәрдә торак фондының әзерлеге югары дәрәҗәдә булса да, ел саен артта калучылар табыла. Монда сүз торак милекчеләре ширкәтләре һәм зур булмаган идарәче компанияләр турында бара, – диде Искәндәр Гыйниятуллин. – Быел да андыйлар бар. Бүгенгә Киров районының Батыршин урамындагы өч йорт борчу тудыра. Чөнки анда әзерлек эшләре башланмаган да әле. Киров районы прокуратурасы торак милекчеләре ширкәте җитәкчесенә кисәтү ясады, вазгыять турында Татарстан Дәүләт торак идарәсе хәбәрдар. Шуны да әйтергә кирәк: хәзергә шәһәр халкының коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 1,6 млрд сумнан артып китә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре