Газетага язылу

«Нигә син яхшылык эшләгән кеше еш кына начарлык белән җавап бирә икән ул?»

«ВТ» журналисты Гөлсинә Хәбибуллинаның язмаларын укучыларыбыз көтеп ала. Аның күзәтүләреннән туган «Тормыш ваклыклары»н сезгә тәкъдим итәбез.

«Нигә син яхшылык эшләгән кеше еш кына начарлык белән җавап бирә икән ул?»
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Игелек яра калдырмый

– Гомерең буе яхшылык эшлисең, аны искә алган кеше дә юк, ә кайчакта кешегә ялгышлык белән бер тапкыр авырлык китерәсең, бер тапкыр авыр сүз әйтәсең – аны беркайчан онытмыйлар, адым саен, җае чыккан саен исеңә төшереп торалар...

– Нигә син яхшылык эшләгән кеше еш кына начарлык белән җавап бирә икән? Мөгаен, синең ихласлыгыңны сынау өчен шулай эшләнәдер ул, име? Чын күңелдән эшләдеңме яхшылыкны, юкмы – шуны белер өчендер... Яхшылык эшләгәненә үкенмәсме дип, Аллаһ сыныйдыр шулай... Игелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер, яхшылыкларыңны, игелекләреңне онытканнарга борчылма, аптырама, диюләредер...

Мондый сөйләшүләрне, мондый фикерләрне барыбызга да шактый еш ишетергә туры килә. Шулай бит? Ә моңа җавап бик гади икән ләбаса: игелек яра калдырмый, шуңа тиз онытыла.

Күңелемә хуш килгән фикерләрне язып куя торган гадәтем бар. Бу җөмлә дә шул нисбәттән. Кызганыч, бу юлы авторын, иясен генә язмаганмын.

Яңасыннан башладык

Быел кызык иттек: кайнатма, компот, салатларны яңаларыннан, бу җәйдә ясалганнарыннан ашый-эчә башладык. Алайса, ел да, алдагы елгылары бетсен инде, дибез дә, гел өй астында, базда торганнарын ашыйбыз. Ә аларның һич тә бетәсе юк... Без ашый башлаганчы яңалары да инде теге елгыга әйләнә.

Еш аралаша торган танышым Рәсимә шулай дигәч, көлеп куйдым.

– Сездә дә шул хәлме? – ди.

– Пачти, – мин әйтәм. – Без ике ел рәттән алдагы елгы, ашалмый калганнарын түгеп, күмеп, малга биреп... өй астын хәйран чистарткан идек. Шуңа элекке запаслар күп түгел. Бер танылган язучыбызның кызыклы хатирәсе искә төште, шуңа көләм...

Бу хәл үткән гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында була. Бездә әле көньяк җимешләре тансык чак. Бер төркем язучылар җылы якка иҗади командировкагамы, очрашугамы бара. Аларга күчтәнәчкә, әлбәттә инде, җиләк-җимешләр бирәләр. Юл ерак, поездда берничә көн кайтасы була. Пешеп өлгергән җимешләр җылы вагонда бозыла башлый. Язучыларның берсе, бозыла башлаганын ташлап бара, әйбәтен ашый, ә кемнәрдер, әрәм булмасын дип, иң элек бозыла башлаганнарын ашый. «Нәтиҗәдә без юл буе бозык җиләк-җимеш ашап кайттык, кайтып җиткәнче алар барыбер бозылып бетте, ә ул юл буе свежий җиләк-җимеш ашап кайтты», – дип сөйли танылган бер язучы.

Кызык кына түгел, уйлый белгән кешегә зур сабак, гыйбрәт тә бит бу.

Парлы картлык – тансык

– Урамнан үткән саен күңелем белән капка төбе саен кешеләр утыртып китәм, – ди авылның теге очында яшәүче туганым Гүзәлия апа. – Әле ун еллап элек кенә капка төбе саен диярлек парлап, матур итеп өлкәннәр утыра иде. Авылның бизәге, җаны булган икән алар. Хәзер бөтен капка төпләре буш... Парлы картлык та тансыкка әйләнеп бара...

Ул шулай дигәч, мин дә уем белән авыл урамын әйләнәм. Апам санаган парларны мин дә бик әйбәт беләм. Дөрестән дә, сокланып, безгә дә шундый тигез, матур картлыклар насыйп булсын иде дип, бераз хыялланып та үтәрлек иде шул алар яныннан. Бүген инде парлап картайганнар санаулы гына. 57 хуҗалыгында кеше яшәгән авылымда пенсия яшендәге нибары унбер пар бар. Аларның да күбесе – яңарак ялга чыккан, әле дә тормыш көтә торган парлар. Авыл картая дияргә яратабыз. Парларсыз картая икән бит ул...

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре