Газетага язылу

«Яңа дулкын» агышын «ВТ» хәбәрчесе күзәтеп кайтты

Бу көннәрдә Казан урамнарында Лолитаны, Филипп Киркоровны, Лера Кудрявцеваны очратырга мөмкин. Татарстан башкаласында яшь башкаручылар һәм Россия эстрада йолдызлары катнашында «Яңа дулкын» музыкаль фестивале гөрли.

«Яңа дулкын» агышын «ВТ» хәбәрчесе күзәтеп кайтты
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Быел ул бездә икенче тапкыр оештырыла. Үткәрү урыны – «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә урнашкан New Wave Hall залы. Конкурста 12 кеше катнаша. Аларның берсе – Татарстанда туып үскән Игнат Изотов. Җиңүчеләр инде билгеле. «Яңа дулкын» агышын «ВТ» хәбәрчесе дә күзәтте.

Йолдызлы кызыл келәм

«Яңа дулкын» фестивале югары дәрәҗәдә оештырыла торган проект һәм аның Казанда узуы шәһәребезгә булган ышаныч һәм шундый чараларны кабул итәрлек шартлар булу хакында сөйли. Танылган композитор, продюсер, «Яңа дулкын» конкурсын оештыручы һәм жюри рәисе Игорь Крутой, фестивальнең уңышлы барышын исәпкә алып, аның Татарстан башкаласына күчерелүен дөрес кабул ителгән карар дип саный. 20 августта башланган музыкаль чара, билетлар шактый кыйммәт булуга карамастан, һәр көн тулы заллар белән уза. Тамашачы Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган.

«Яңа дулкын» фестивале һәрвакыт үзенә бер мохит һәм купшылык белән үтә. Кызыл келәмнән узу традициясенең дә үз кызыгы бар. Аннан узу – сәхнәдә чыгыш ясау кебек үк бик җаваплы мизгел. Монда артист үз фанатлары күңелендә зур тәэсир калдырырга тиеш. Әлбәттә, әлегә үзен рус эстрадасы «патша»сы дип санаучы Филипп Киркоровны уздыручы юк. Бу юлы ул монда җыелган халыкны кәкре башлы туфлие белән шаккатырды. Казанга җырчы кием-салым шыплап тутырылган 27 чемодан белән килүен дә яшерми. Узган ел 14 кенә булган. Журналистлар белән иң күп аралашкан кеше дә Киркоров булды. Күрәсең, еллар дәвамында әлеге һөнәр ияләре белән ызгышулардан сабак алган. Хәзер ул үзен гадирәк һәм тынычрак тотарга тырыша.

Якташыбыз Алсу ташлар белән бизәлгән канатлы күлмәктән килгән. Якынрак килеп карагач, анда кошның үзе дә барлыгы күренә. Нинди кош? Моның серен соңрак ачарбыз. Күлмәкнең матурлыгына Алсу үзе дә мөкиббән иде бугай. Фотографлар каршында бик озак бөтерелде. Игорь Крутой кызыл келәмнән хатыны Ольга белән уза. Алар тормыш юлыннан да әнә шулай матур итеп инде 32 ел бергә атлыйлар. Һәрвакыттагыча үзләрен бик тыйнак тоттылар.

«Яңа дулкын»да татар җыры

Кызыл келәм тамашасы әкренләп өч меңгә якын халык сыйдырышлы New Wave Hall залына күчте. Ачылыш уңаеннан оештырылган концертны Филипп Киркоров башлап җибәрә. Аның Казанда «Яңа дулкын» фестивалендәге чыгышында ел саен берәр хәл килеп чыга. Узган ел сәхнәдә егылган иде, быел коеп яуган яңгыр астында җырларга туры килде. Журналистларга концерт башланыр алдыннан үзенең бик борчылуын әйтте. «Фестивальдәге чыгыш алдыннан дулкынланам. Шул халәтемне бераз басу өчен, кибетләрдә йөрдем. Казанда әйбәт кибетләр күп. Матур әйберләр алдым, ташлама да ясадылар», – диде, чын-чынлап сөенгәндәй.

Фото: © Надежда Гордеева / «Татар-информ»

 Узган ел Казанда узган шундый зур фестивальдә бер генә татарча җыр да яңгырамавын тәнкыйтьләүчеләр булды. Быел ачылышта Алсу халкыбызның «Ай, былбылым» җырын башкарды. Канатлы күлмәкнең сере дә шунда ачылды, ул җыр тематикасына туры китереп тегелгән һәм кош былбылга бик охшаган иде.

Фестивальнең программасы гаҗәеп бай. Тамашачы каршысында Россия эстрадасының иң танылган йолдызлары – Филипп Киркоров, Лариса Долина, Олег Газманов, Артур Пирожков, Дима Билан, Алсу, Александр Буйнов, Леонид Агутин, Полина Гагарина, Ани Лорак, Роза Зергерли һәм башкалар чыгыш ясый. Алып баручылар – Лера Кудрявцева һәм Сергей Лазарев. Шулай ук программада – Юрий Антоновның һәм Игорь Сарухановның юбилей кичәләре, Раймонд Паулсның юбилеена багышланган концерт.

Яңа исемнәр

«Яңа дулкын» фестивале, атамасыннан ук күренгәнчә, яңа исемнәр ачу максаты белән оештырыла. Быел жюри хөкеменә бик сәләтле, үзенчәлекле 12 егет һәм кыз тәкъдим ителде. Россиядән: Аркадий Евтушенко, Анастасия Иванова, Игнат Изотов (Татарстаннан), Лист, Артем Миньков, Милана Пономаренко, Ника Терентьева, ISTOKIYA, TROFIM GRANN. Әрмәнстаннан – Флора Бичахчян, Белоруссиядән – София Рустамова, Казахстаннан – ӘМRЕ. Игнат Изотов – «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә үсеп чыккан үзебезнең егет. «Голос» тапшыруын караучыларга да таныш. Җырчы татарча классик җырларны да бик матур башкара.Яшьләр фестивальдә өч көн ярышты. Автор җырларын да башкардылар, өченче көнне үзләре иҗат иткәнен дә тәкъдим иттеләр. Һәрберсенең сәхнә образлары да үзенчәлекле иде. Ләкин монда төп игътибар тавыш мөмкинлекләренә һәм иҗади сәләткә бирелә. Башта үзебезнең Игнат Изотов турында жюри фикерен җиткерик. Игорь Крутой яшь җырчының чыгышларын караганнан соң, аның иҗатын югары бәяләде. Ә аның мактау сүзләрен бар кешегә дә әйтмәвен исәпкә алсак, Татарстан егетенең җыр сәнгатендә үз юлын табачагына өмет зур. Гәрчә «Яңа дулкын»да җиңү яуламаса да.

Фото: © Надежда Гордеева / «Татар-информ»

Бу юлы бәхет Әрмәнстанны тәкъдим итүче Флора Бичахчянга елмайды.Ул беренче урынга лаек булды.

Тамашачы мәхәббәтен Анастасия Иванова яулады. Аңа әле 17 генә яшь, Санкт-Петербургтан. Өченче җиңүче шулай ук Россиядән. Ул – TROFIM GRANN.

«Яңа дулкын» фестивале 26 августка кадәр дәвам итә. Тамашачы Россия эстрада йолдызларының чыгышларын карап хозурланачак әле.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре